10 июнь 2016 яңалыклары
-
Легендар боксчы вафат - "Әтнә таңы"
Легендар боксчы Мөхәммәд Али вафат булды. Америка боксчысы мөселманлыкны кабул иткәнче Кассиус Клей исеме астында йөрде. Олимпиада, дөнья чемпионнары исемен йөртүче Мөхәммәд Али авыр категориядә чыгыш ясый. Ул 2Ел боксчысы" "Уньеллык боксчысы, "Ел спортчысы" һәм "Гасыр спортчысы" исемнәренә лаек. Исеме боксчыларның дан залына һәм Халыкара боксчылар даны залларына кертелә.
-
Авариядә 3 яшьлек балага зыян килә - “Әтнә таңы”
"Әлмәт таңнары"нда эшләүче коллегаларыбыз коточкыч авария турында хәбәр итәләр. Чаллы шәһәрендә "Лифан" һәм "ВАЗ" машиналары бәрелешә. Икесенең дә ир уртасы санардай шоферлары, алардан тыш тагын ике пассажир зыян күрә. Аларның берсе - 3 яшьлек баланы күп тән җәрәхәтләре белән больницага озаталар.
-
Нефть бәясе үсә... бензин да калышмый - “Әтнә таңы”
Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте мәгълүматлары шул хакта сөйли. Узган атнада ул Рфның 38 субъектында күтәрелгән. Барыннан да бигрәк Уфада - 1,2 процентка арткан. ... Чират безгәме? Бер мәзәк искә төште. Нефть бәясе үсә - бензин да үсә. Нефть бәясе төшә - җитештерү чыгымнары артты дип бензин бәясен тагын күтәрәләр. Нефть...
-
Әтнәдә Казан «ГАИ»лары «ут уйната»
Әтнәдә бүген иртәдән Казаннан килгән ЮХИДИ машинасы әле анда, әле монда машина йөртүчеләрне туктата. Документлар тәртиптәме, тизлекне арттырмыйсыңмы, каеш тагылганмы, балаң махсус утыргычка утыртылганмы һәм тагын әллә нәрсәләрне төпченәләр. Шул ук вакытта үзебезнең инспекторлар чит районнан безгә кергән, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган берәүне Мари чигеннән тотып...
-
Әтнәдә дә тиздән сәпитле полиция булыр
Татарстанда беренче сәпитле полиция хезмәткәрләре барлыкка килгән. Әлмәттә тәртип сакчылары ике көпчәкле «тимер ат» иярли башлаганнар. Шөһәрнең автомобильләр керә алмый торган участокларын сәпитлеләр патрульли икән. Бу хакта «Альметьевский вестник» хәбәр итә. Тиздән бездә дә шундый полиция хезмәткәрләре барлыкка килерме икән? Булыр, тормыш дәрәҗәсе шулайга таба бара.
-
Казанда футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына 300 автобусны яңартырга планлаштыралар - “Әтнә таңы”
Агымдагы ел ахырына кадәр үк паркны 100 заманча автобус белән тулыландырырга уйлыйлар. Татарстан башкаласы Россиядә йөреп торучы автобуслары күп булган шәһәрләрнең берсе санала. Бүгенге көндә баланста 843 автобус, шуларның 310ы 8-10 ел дәвамында эксплуатацияләнә. Менә шул соңгыларыфн 3 ел дәвамында яңартачаклар.
-
Алтмыш ел бергә - «Әтнә таңы»
Кайбер очрашулардан кайтканнан соң, үзеңне кыйнап аткан кеше кебек хис итәсең. Әңгәмәдәшең бөтен көчеңне йолкып алгандай була. Икенче берәүләр исә сине кабат бу тормышка гашыйк итә, кешеләрне аңларга, яратырга өйрәтә. Арчадан Наил абый Сабиров та шундыйлардан. Ул бер дә үзгәрми кебек: ачык йөзле, гел эшлекле, ниндидер планнар белән янып яши....
-
Әтнә ветеранына - 95 яшь
Әйшияз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Баһаветдинов Габделхәй Баһаветдин улының бүген олы юбилее - аңа 95 яшь! Бу хакта репортажны газетада укый аласыз. Әлегә фотосурәтләре белән танышыгыз.
-
Зәйдә әбисен үтергән ир-атка хөкем карары чыкты - “Әтнә таңы”
29 яшьлек ир-ат 88 яшьлек әбисен Зәйдәге фатирын сатып, Мәскәүгә үзе янына яшәргә киләргә чакыра. Фатирны саткач, әбисен гаражга алып чыга да, башына чүкеч белән суга. Подвалга ыргыта, чыга алмасын өчен өстән такталар өеп куя. Акчаның бер өлешен туганнарына бирә, әби чит илгә китте дип белдерә. Калган акчаны спиртлы эчемлек...
-
Әтнәдә ОГЭ нәтиҗәләре билгеле
ОГЭ буенча сайлаган фәннәрнең нәтиҗәләре билгеле, дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегеннән. Информатиканы 24 кеше тапшырган, «2»леләр юк. Химия фәненнән 26, җәмгыять белеменнән 70 кеше җавап тоткан, кызганычка каршы минималь баллны җыя алмаучылар бар. Шунысын да әйтергә кирәк, быел бу куркыныч түгел, бу билгеләр аттестатка төшкәндә бер баллга арттырып куела....