Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәйдә әбисен үтергән ир-атка хөкем карары чыкты - “Әтнә таңы”

29 яшьлек ир-ат 88 яшьлек әбисен Зәйдәге фатирын сатып, Мәскәүгә үзе янына яшәргә киләргә чакыра. Фатирны саткач, әбисен гаражга алып чыга да, башына чүкеч белән суга. Подвалга ыргыта, чыга алмасын өчен өстән такталар өеп куя. Акчаның бер өлешен туганнарына бирә, әби чит илгә китте дип белдерә. Калган акчаны спиртлы эчемлек...

29 яшьлек ир-ат 88 яшьлек әбисен Зәйдәге фатирын сатып, Мәскәүгә үзе янына яшәргә киләргә чакыра. Фатирны саткач, әбисен гаражга алып чыга да, башына чүкеч белән суга. Подвалга ыргыта, чыга алмасын өчен өстән такталар өеп куя.

Акчаның бер өлешен туганнарына бирә, әби чит илгә китте дип белдерә. Калган акчаны спиртлы эчемлек алуга һәм хатын-кызларга тота.

Ярты елдан соң почта хезмәткәрләре әбинең пенсия алмавына шикләнеп, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Шикләнелүче үзе гаебен таный. Гаепле ир-ат 14,5 елга хөкем ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев