10 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, сак булыгыз
ТР Гидрометеоүзәге тагын кисәтә: һава шартлары тагын начарая. Бүген төнлә һәм иртәгә көндез, шулай ук 12 август төнендә дә җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә. Бу гына да түгел, боз яварга мөмкин. Мөмкин генә дисәләр дә, начары рас килә аның - сак булыйк, җәмәгать!
-
ЮХИДИ җитәкчесе алышынды - "Әтнә таңы"
Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте. - Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә. Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: «Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели,...
-
Әтнә җитәкчесе көчлеләр рәтендә
Әтнәнең "Ленин"ы турында безнең районда гына түгел, бөтен республикада яхшы яктан гына ишетеп беләләр. Хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйрулинның эш алымнары, кешелеклелеге, кече күңеллелеге бик күпләр өчен үрнәк булып тора. Уңган җитәкченең эше дә күз алдында. Яңа гына республика авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чыгарылган "Иң көчлеләр" (Сильнейшие) китабында да...
-
Әтнәләр дә Олимпиададагы безнең спортчылар өчен җан ата
Олимпиада уеннарын һич кенә дә игътибардан читтә калдырмыйм. Рио-де-Жанейродагысы бигрәк тә истә калырлык булыр ахыры. Спортчыларыбыз бөтенләй дә медаль көтмәгән спорт төрләрендә яхшы чыгыш ясап куандыралар. 10 август көнне 15.30 сәгатькә безнекеләр 12 медаль - 3 алтын, 6 көмеш, 3 бронза яуладылар. Күбесе - дзюдо һәм спорт гимнастикасы осталары. Шунысы...
-
Әтнәдә кызыклы очрашу
Кызыклы очрашу Кадерле укучыбыз, бәлки синең дә балачакның җәйге каникуллары Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагере белән бәйледер әле. Әйдәгез әле бергәләп бераз хәтергә бирелик. Балачакта үзем дә "Чулпан" лагерендә берничә тапкыр ял иттем. Әле күптән түгел генә булгандай хәтерлим, җәйге каникуллар башлану белән күңел шушы лагерьга ашкына иде. Урманга керү...
-
Әтнәдә полиция хезмәткәрләре балалар белән зарядка ясады
Акция Әтнә Эчке эшләр бүлеге һәм җәмәгать советы Бөтенроссия "Тәртип сакчысы белән зарядка"( "Зарядка со стражем порядка") акциясенә кушылып, "Чулпан" лагеренда ял итүче балалар белән бергәләп кызыклы спорт чарасы үткәрделәр. Әлеге чара 13 августта узачак физкультурник көне кысаларында уздырылды. Участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, майор Фәнис...
-
Әтнә күрсәткечләре зур
Әтнәдә 9 августка 151,5 тонна сөт савып алдылар, узган елгыдан 24 тоннага артык бу.
-
Әтнә могҗизаларга бай ул
Тормыш булгач,төрле хәлләр була. "Башкасы була да була инде, заманага яраклашып яшелчәләр дә "мөгез" чыгара башлады. Төрле формага килеп үскәннәрен күргән бар иде. Ә менә монысын... Сез дә бар шаккатыгыз әле", - дип менә шушы фотоларны җибәргән хәбәрчебез Фидаил Кадимов. Сездә бармы мондый могҗиза...
-
Ташчишмәдә - балалар сабантуе - "Әтнә таңы"
Балалар сабантуйлары гөрли. Бер елда да моның кадәр балаларның бәйрәм иткәнен хәтерләмим. Быел бу бәйрәмнең тәмен белеп ял иттеләр балалар. Ә авыл мәдәният йортлары мөдирләре моның өчен зур тырышлык куйды. "Ташчишмэ клубы янында балалар Сабантуе уздырдык. Бик кунелле булды. Безнең балалар да рәхәтләнеп бәйрәм итте",- дип хәбәр итте Илсия Мортазина....