Әтнәдә кызыклы очрашу
Кызыклы очрашу Кадерле укучыбыз, бәлки синең дә балачакның җәйге каникуллары Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагере белән бәйледер әле. Әйдәгез әле бергәләп бераз хәтергә бирелик. Балачакта үзем дә "Чулпан" лагерендә берничә тапкыр ял иттем. Әле күптән түгел генә булгандай хәтерлим, җәйге каникуллар башлану белән күңел шушы лагерьга ашкына иде. Урманга керү...
Кызыклы очрашу
Кадерле укучыбыз, бәлки синең дә балачакның җәйге каникуллары Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагере белән бәйледер әле.
Әйдәгез әле бергәләп бераз хәтергә бирелик. Балачакта үзем дә "Чулпан" лагерендә берничә тапкыр ял иттем. Әле күптән түгел генә булгандай хәтерлим, җәйге каникуллар башлану белән күңел шушы лагерьга ашкына иде. Урманга керү белән биткә салкынча, чиста һава килеп бәрелә. Лагерьга килеп керүгә әйдаманнар елмаеп каршы ала . Алар безне узләре белән, ял итәргә килгән башка балалар белән таныштырып , дуслаштырып, бергәләп төрле уен-чаралар үткәрделәр. Строй белән тезеп, төрле-төрле җырлар җырлап ашханәгә ашарга юнәлүләр дә хәтердә, ашханәгә килеп кергәнче үк тәмле аш исләре борыннарны кытыклый башлый иде. Әйдаманнарны бигрәк тә яратып, аларга соклана идек. Башта: "Безгә ничек түзәләр икән, алар икәү, ә без бит дистәләгән бала" - дигән уйлар да туа иде.
Еллар узып, педагогия көллиятендә укый башлагач үзем дә шушы лагерьга әйдаман булып кайтып төштем. Хәзер инде белдем, безнең әйдаманнарга безнең белән бер дә җайлы булмаган икән. Ничек кенә авырга туры килсә дә, "Чулпан" лагеренда ял иткән һәм әйдаман булып йөргән көннәрем һаман да сагындыра.
Узган атнаны "Чулпан" лагерена безне- бер төркем редакция хезмәткәрләрен балалар белән очрашуга чакырдылар. Андагы әйдаман вазифасын башкаручы Арча педогогия көллияте студентларын күргәч, үземнең шулар кебек чакларым искә төште. Кайбер балалар танып та алдылар үземне. Очрашудан соң ашханәгә кереп Фирая апа пешергән төрле тәм-томнардан авыз итеп киттек, эх, тәмле дә ашый инде лагерьда ял итүче балалар!
Яңа гына кабат "Чулпан" га төшеп мендем . Бирегә шушы лагерьга нигез салучы, аны ачуга үзеннән бик зур өлеш керткән Наил абый Сабиров балалар белән очрашуга килгән иде. Кайчандыр туган мәктәбемдә пионервожатый, соңрак педагог оештыручы булып эшләгән Хәлимә апа Закирова да кунак булып килгән. Балалар үзләренең талантларын күрсәтеп, концерт номерлары белән очрашуга бәйле кичәне башлап җибәрделәр. Күренеп тора, әйдаманнар тырышканнар, барысын да бик җитди кабул итеп, чын күңелдән оештырганнар. Очрашу барышында Наил абый балаларны лагерь тарихы белән таныштырып үтте. Хәлимә апа да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Бик күп еллар балалар өчен хезмәт иткән, җәйге ялны оештыруның үрнәге булып торган, тирә - як районнарга бердәнбер булган лагерьны булдырган өчен, вакытын һәм көчен кызганмый, булсын дип тырышкан өчен биредә хәзер ял итүчеләр генә түгел, ничәмә - ничә инде хәзер урта яшьтә булган өлкәнрәкләр дә рәхмәтле Наил абыйга. Картлык көннәре тынычлыкта һәм тигезлектә узсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев