10 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә өлеше – Татарстанда, Республика өлеше Россиядә тотрыклы...
"Сөт җитештерү һәм сату буенча төбәкләр арасында Татарстан ышанычлы рәвештә алда бара". ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп, интернетта шул хакта хәбәр итәләр. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары илне сөт белән иң күп күләмдә тәэмин итәләр. Әйтик, бездә бер көндә саткан сөт Россиядәге җиде төбәкнең тулай җитештергән сөт...
-
Әтнә архивына мөрәҗәгатьләр арткан
Районның архив бүлеге җитәкчесе Роза Фидаевадан алган мәгълүматларга караганда, соңгы көннәрне мәктәптә укыган елларда төрле җирдә эшләүләре турында белешмә сорап мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Эш шунда, пенсиягә чыкканда ул елларның да кирәге чыга. Ә гомумән алсак, ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр архив хезмәтенә 411 мөрәҗәгать кергән. Күбесе пенсиягә чыгучыларның хезмәт...
-
"Әтнә таңы"на язылырга онытма
Газета-журналга язылган өчен iPad! «ТАТМЕДИА» акщионерлык җәмгыяте газета укучылары арасында кабат "Язылган өчен iPad" бәйгесен игълан итә. Башка елдан аермалы буларак, бу юлы иң зур бүләк - iPadны һәркем өчен оту мөмкинлеге булачак. Бәйгенең шарты шул ук кала. Газета укучы 2016 елның беренче яртыеллыгына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына...
-
Безнең заман - "Әтнә таңы"
Безнең заман Гаделсезлек бик күп җирдә Тигезсезлек, хаксызлык. Оятсызлык, явызлыкка Кайчак шаклар катарлык. Белми көчлеләр көчсезне, Белми яшьлек картлыкны. Белми сәламәт авыруны, Белми саклау яклауны. Изге әйберләр тапталды, Чиста җаннар тапланды. Иман, кыйблалар югалды, Намус һәм әдәп урынына Зур байлык торып калды. Пычранды дөнья, буялды Адашкан җаннар белән. Бер гаепсез,...
-
Әтнәдә күпчелек әйдәп бара
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 ноябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, сөт саву буенча Әтнә районы - беренче! Бу көнне бер баш сыердан 18,1 килограмм сөт савылды, тулай савым 122 тонна тәшкил итте. Узган елгыга +19,5 тонна һәм ай башына карата +2 тонна бу. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Әтнәләр чөгендер салаты эшли беләме
Кирәк: 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан әстерхән чикләвеге, 10-15 караҗимеш, 2-3 пешкән чөгендер эре кыргычтан уып салына һәм 2 өлеш сарымсак ваклап өстәлә. 100 г майонез һәм тәменчә тоз салып болгатыла. Тәмле булсын!
-
Әтнәнең легендар шәхесе Гомәр Мәрдановка М. Сәлимҗанов премиясе тапшыру вакыты
-
Әтнә укучылары законнар белән танышты
Октябрь ае «Хокук айлыгы» буларак билгеләп үтелде. «Октябрь аенда «Хокук айлыгы" кысаларында урта мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга чыктык. Аларны төрле законнар, штрафлар белән таныштырдык. Үзләренең дә сораулары күп булып чыкты. Шулай ук төрле ялганлау очраклары хакында сөйләдек. Ә менә Яңа Шашы урта мәктәбендәге очрашулар да әти-әниләр дә катнашу тагын да...
-
Әтнә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Бүген 10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне. Әтнә полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Тынгысыз эшләрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез. Гаиләләрегездә иминлек булсын. Районыбыздагы тәртипне саклауда сезнең өлешегез зур. Алга таба да район халкына тынычлыкта яшәргә насыйп булсын.
-
Әтнәдә - "Могҗизалар кыры"
Әтнә районының Ары авылында һәрвакыттагыча бәйрәм көннәрен кызыклы итеп уздырганнар. Бу юлы укучылар, яшьләр катнашында "Могҗизалар кыры" уены уздырдылар. Уенның темасы "Бәйрәмнәр һәм йолалар" аталды. Ары яшьләре бу юлы да сынатмадылар. Кызыклы уен күрсәттеләр. "Могҗизалар кыры" уенының җиңүчесе булып Динә Латыйпова танылды.