10 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ягулык чыгымы ике тапкырга кими - “Әтнә таңы”
Көн тудымы - күңелле яңалык эзлибез. Бүген АВТО өлкәсендәге хәбәр белән шатландырдылар. "РИА Новости" тагын 14 елдан автомобильләр ягулыкны ике тапкыр азрак тотачак дип хәбәр итте. Аңлашылганча, бу фараз энергетиканың алдагы елларга үсешен күз алдында тоткан фаразларга нигезләнә. Бу гына түгел әлбәттә, беренче чиратта автомобиль элементлары яхшырачак... Шулай була күрсен!
-
Әтнәдә популяр исем...
Вакытлы матбугатта әледән-әле популяр бала исемнәре белән шаккатыралар. Исемнәрнең ниндиләре генә юк. Ә безнең Әтнә бу өлкәдә ниндидер үзенчәлек белән аерылып тормый. Ноябрьнең беренче декадасында нибары 1 бала гына тапканнар - бу башка еллар күрсәткеченнән дә кимрәк. Әллә дөрестән дә салкыннан куркып якты дөньяга чыкмыйлармы?.. Шушы бердәнбер малайга иң популяр...
-
Сезгә мондый хәбәр килмәдеме - "Әтнә таңы"
Телефонга хәбәр килеп төште: "Сезнең банктагы картагыз вакытлыча блокироваться ителде. Моны уңай хәл итү өчен менә шушы номерга шалтыратыгыз", - диелгән. Анаңны, мин әйтәм, нинди хәл бу?! Алай да башка шик килеп төште - тукта, мошенниклар бик күп хәзер, башта белешеп чыгыйм әле дип банккка юл тоттым. Ярый әле кергәнмен,...
-
Әтнәдә - "Каз өмәсе"
"Күәм авылы мәдәният хезмәткәрләре Каенсар авылында "Каз өмәсе"ндә кунакта булып кайттылар. Соңыннан тәмле "Каз бәлеше"ннән авыз иттеләр". ВКОНТАКТЕдагы укучыбыз Диләрә Наил кызы (Диляра Наиловна) әнә шулай дип яза һәм бу чарадан фотоларны да тәкъдим иткән. Район авылларында "Каз өмәләре" старт алды, газетаның ВКОНТАКТЕдагы ачык группасына хәбәр итегез дуслар.
-
Редакцияләрне ни көтә - "Әтнә таңы"
«Бер вакытлы матбугат чарасы да ябылмаячак», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин «Татар - информ" мәгълүмат агентлыгында узган Татарстанда матбугатка язылу кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә. " Бүгенге көндә күп кенә район редакцияләрендә оптимальләштерү процессы дәвам итә, - диде ул. - Әмма бу бары тик бухгалтерия, идарә итү...
-
Әтнәдә юл-транспорт һәлакәте күрсәткечләре тыйнаграк
Эчке эшләр министрлыгыннан алган мәгълүматларга караганда, ноябрьнең 9 көнендә республикада 105 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 11 кеше вафат булган һәм 140 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әтнәдә 9 вак юл-транспорт һәлакәте булса да, үлем-китем һәм зыян күрүчеләр юк. 9 ноябрь көнне генә татарстанда исерек хәлдә транспорт белән идарә итү буенча 11...
-
Әтнәдә – иң зуры
Тәүлеклек тулай сөт саву буенча Әтнә өченче урынга күтәрелде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 10 ноябрьгә биргән опреатив мәгълүматларга караганда, бу көнне безнең күмәк хуҗалыклар 144,5 тонна сөт саудылар. Ай башына карата +1 тонна бу. Өченче урын өчен барган көрәштә көндәшләрнеке, киресенчә, кимегән. Бүгенге көндә бары Балтач һәм Кукмарада...
-
Әтнәдә WORLDSKILLSка әзерлек бара
"Бу уңайдан Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында пешекче-студентлар өчен махсус бәйге узды, алар 2 компетенция буенча көч сынаштылар. Беренчесе - татар халык ашлары, икенчесе пешекчелек буенча булды". Уку йортыннан әнә шулай дип хәбәр иттеләр. 3 курс студентлары өчпочмак, токмачлы аш, тавык рулеты һәм "песочная корзинка" әзерләүдә ярышканнар. Студентлар эшен...
-
Әтнә Ашытында балыкчылар пәйда булган
Районның МЧС бүлегеннән елгадагы бозның юка булуы турында һәрдаим кисәтеп торалар.
-
Әтнәләр, янгыннан сак булыйк
Яңа гына Әтнә янгын бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин белән янгын куркынычыннан саклану юллары хакында сөйләштек. Әңгәмәбез төгәлләнергә өлгермәде, Дербышки бистәсендә янгын чыгып, 2 кешенең вафат булуы турында хәбәр иттеләр. PROKAZAN.RU мәгълүматларына караганда, ташландык, бер катлы агач йорт янган. Янгын сүндерүчеләр биредә 2 кеше гәүдәсен тапканнар. Җәмәгать, саграк булыйк! Аеруча шырпы,...
-
Әтнәләрне сөт бәяләре кызыксындыра
Сер түгел, бүгенге көндә күмәк хуҗалыкларны сөт бәяләре нык кызыксындыра. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 ноябрьгә ЮГАРЫ сортлы сөтне НДСтан тыш сатып алу бәяләрен игълан итте. ПРОСТО МОЛОКО филиалы бәяләре чагыштырмача зур. Сыйфатына, лаборатор үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ул 24-28 сум тирәсе тора. "Эдельвейс-М" да сөтне 25 сум тирәсеннән...
-
Әтнә “Новые Васюки”га әйләнерме
Остап Бендерның данлыклы фразасын хәтерлисезме: "Сез илнең генә түгел, бөтен җир шарының шахмат үзәгенә әйләнәчәксез", - диде бу аферист. Ә безнең бернинди ялгансыз, чынлыкта данлыклы үзәккә әйләнү мөмкинлегебез бар. Шахматныкына түгел, терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе белән бөтен Идел буе төбәген тәэмин итәргә мөмкинбез. Дөрес, әлегә бу хыялда гына. Әмма...
-
Әтнәләр полиция хезмәткәрләрен котлый
Бүген, 10 ноябрьдә, районыбыз Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Эчке эшләр буенча Халык комиссарлары карары нигезендә 1917 елның 10 ноябрендә милиция оешты, бу бәйрәм 1962 елдан билгеләп үтелә. Замана таләпләре милиция исемен полициягә алыштырды... Әтнә Эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 36 белгеч хезмәт куя. Аларның тырыш,...
-
Әтнәләр, салкын...
Бүген, 10 ноябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан,атмосфера басымы югары, көндез -5 градус көтелә. 11 ноябрьгә каршы төндә -4 градус салкын булырга мөмкин. Әлеге вакытта Әтнәдә кояш, салкын һава... суларга рәхәт.