10 декабрь 2013 яңалыклары
-
Олы Әтнәдәге “Кизләү” чишмәсен чистарттылар
Район үзәгендәге ике чишмәнең берсен чистарттылар. "Суын суыртып,төпләрен болгатып, агызып чистартып карадык. Әле суын 10-15 көнсез эчәргә ярамый. Ике атнадан соң, пробасын алып тикшертеп карыйбыз, нәтиҗәсе әйбәт булса, "Акый" чишмәсен дә шул рәвешле чистартабыз", - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев. Яхшыга өметләник.
-
Яңа Әтнәдән Раилгә кем ярдәм итәр?
Редакциягә аның дусларыннан хат килде. "Ремонтларлык та түгел, диделәр. Көннәр буе япа-ялгыз. Аңа бик авыр. Кредитка бик алыр иде, инвалидларга кредит бирмиләр. Инвалидлар декадасында берәр миһербанлы эшмәкәр расрочка белән ноутбук бирә алмас микән? Аз-азлап түләп бетерер иде..." "Үзе ул кемнәндер шалтыратып, ярдәм сорарга ояла, кыенсына. Алдан ук бик зур рәхмәт...
-
Олы Әтнәдә хәйрия марафоны
Районыбызда яшәүче, театр бинасының тамаша залына җыйналган инвалидларның бер өлеше дүшәмбе көнне тойгандыр ул җылыны. 14 нче тапкыр үткән "Шәфкатьлелек"марафоны барышында 367328 сум акча җыйналды. Ун көн дәвамында барыбызны берләштергән, бер сулышта яшәткән, арабызда битарафлар булмауны раслаган инвалидлар декадасының йомгаклау кичәсе булды ул көнне. Кимчелекләре дә булгандыр, тиешенчә эшләнеп тә...
-
Кышлау чишмәләре ни хәлдә?
Белгәнебезчә, быелгы ел - республикада экология елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан район мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелде. Чишмәләрне бездә юкка гына изге урын дип санамыйлар. Су безнең яшәеш чыганагы. Ә аның нинди булуы, чисталыгы безнең үзебездән тора. Менә Кышлау башлангыч мәктәбендә укучы балалар да бу уңайдан бик матур кичә...
-
Олы Мәңгәр егетләре хоккей уйнаячак
"Әни, миңа коньки кирәк", -ди беркөнне уртанчы улым. "Нәрсәгә ул сиңа, каток юк ич бездә", -дим. "Ба-а-ар", - ди. "Мәктәп янында бер дигән каток эшләделәр, су белән катырасы гына калды". Менә, малай, көн саен Әтнә белән ике арада йөреп, шундый яңалыкны да ишетми калганмын. Кайчандыр мәдәният йорты янында шундыйрак каток...