Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышлау чишмәләре ни хәлдә?

Белгәнебезчә, быелгы ел - республикада экология елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан район мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелде. Чишмәләрне бездә юкка гына изге урын дип санамыйлар. Су безнең яшәеш чыганагы. Ә аның нинди булуы, чисталыгы безнең үзебездән тора. Менә Кышлау башлангыч мәктәбендә укучы балалар да бу уңайдан бик матур кичә...

Белгәнебезчә, быелгы ел - республикада экология елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан район мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелде.

Чишмәләрне бездә юкка гына изге урын дип санамыйлар. Су безнең яшәеш чыганагы. Ә аның нинди булуы, чисталыгы безнең үзебездән тора. Менә Кышлау башлангыч мәктәбендә укучы балалар да бу уңайдан бик матур кичә әзерләгәннәр. Башлангыч сыйныф укытучылары Гөлназ Хадиева белән Лилия Сабирова балалар арасында рәсем һәм хикәя бәйгесе игълан иткәннәр. Укучылар балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән бергәләп чишмә буена экскурсиягә дә барганнар. Әлеге чишмә "Майтап" чишмәсе дип атала. Хәзер аны Әсгать абый ? карап, чистартып тота. Чишмәнең исеме нәкъ менә аның әнисе хөрмәтенә кушылган. Укытучылары исә балаларга суга кагылышлы тылсымлы сүзләрне дә өйрәткән. "Су анасы Сылубикә, су атасы Сөләйман, миңа тимә..." Әлеге серле сүзләр һәркайсыбызга сабый чактан яхшы таныш. Әби-бабайларыбыз элек нәкъ менә шуңа охшаш сүзләр белән ярамаганлыгын аңлаткан, суга сокланмаска, әшәкелек эшләмәскә, кирәкмәгәнгә кагылмаска өйрәткән. "Су тота" дип куркытулары да юкка гына булмаган аларның. Су минераль матдәләргә бик бай, анда 60 ка якын химик элемент кына бар. Үзләренең рәсемнәре, хикәяләре аша укучылар авыл чишмәләре , аларның тарихы турында язганнар. Ә бу тәрбия эшендә иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Кышлау башлангыч мәктәбендә укучы балаларның чишмә турындагы хикәяләреннән өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Безнең авыл башында "Майтап" чишмәсе бар. Ул чишмәдән бик күп кеше су ала. Чөнки аның суы зәп-зәңгәр, чиста, салкын. "Майтап" чишмәсенең суын авыл халкы гына түгел, хәтта юлдан узып баручы башка кешеләр дә алалар. Ул суның тәмен бернинди эчемлекләр белән дә алыштырып булмый. Язманың тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев