11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ АСЫЛЫ БАР...
Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә... «Туйдым!» дигән бу видеоролик интернетка эләккәндә кызның «Чаллы-ТВ»дан Казанга күчеп, «KZN» телерадиокомпаниясендә...
-
Хәрби хезмәт кичектерелә
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан урта һөнәри белем алу уку йортлары укучылары өчен, яшькә бәйсез рәвештә, хәрби хезмәткә бару кичектерелә. Бу хокуктан укуларын тәмамлаганчы көллият, техник лицей укучылары файдалана ала. shahrichalli.ru
-
Татарстанда 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный
Тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин фикеренчә, Русия җитәкчелегенең сәясәте үзгәрмәсә, авыллар бетүгә таба барачак. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юкка чыккан авыллар турында белешмәлек-китап әзерләде. Татарстанда 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр меңгә якын авыл, утар юкка чыккан. Бүген 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный. Татарстан фәннәр академиясенең Татар...
-
Зур гәүдәле хатын-кыз зур бәбәй таба диләр...
Татпресса.ру шундый очрак белән таныштыра. 250 кило гәүдәле хатын-кыз бала тапкан. Бәбәйнең авырлыгы күпме дип уйлыйсыз? Аны күргән табиб та шок хәлендә калган, чөнки ике яки өч баладыр дип уйлаган булган. Ә монда бер баланың авырлыгы 18 килограмм тәшкил иткән. Бу бала - дөньяда иң авыры булып танылды. Моңарчы, әле...
-
А.Здунов ТФБ-Финанс турында: «Юридик затлар ризалыгыннан башка андый эшләр булмый иде»
Татарстан икътисад министры ТФБ-Финанс эшчәнлеге турында Иминият кертемнәре агентлыгы тикшерүе төгәлләнгәннән соң сөйләшеп булачак, дип белдерде. «Юридик затлар ризалыгыннан башка андый эшләр башкарыла алмый иде. Кайнар линия адресына сораулар керде, әмма акчалар рөхсәтсез күчерелү турында булмады», - дип сөйләде журналистларга ТФБ-Финанс кертемчеләре турындагы сорауга җавап биреп Татарстан икътисад министры Артем...
-
Микроавтобус белән “Ларгус” маңгайга-маңгай бәрелешкән
Фаҗига Әгерҗе юлында теркәлә. Нәтиҗәдә 54 һәм 76 яшьлек ике кеше "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче үк вафат була. Тагын өч кеше җитди тән җәрәхәтләре ала. Юл һәлакәте буенча әлегә тикшерү бара. Чыганак: tatpressa.ru
-
Больницада стационар – авырулар ята торган бүлекләр күченде
Әтнә район үзәк больницасында капиталь төзекләндерү эшләре барганлыгын район халкы гына түгел, республика халкы да белә хәзер. Аллага шөкер, поликлиника ягында төзекләндерү эшләре тәмамланды, алар элеккечә эшли башлады. Табиблар үз бүлмәләрендә кабул итәләр. Регистратура да үз урынына кайтты. Аннан тыш больницаның баш табиб, аның урынбасарлары утыра торган ягында да ремонт...
-
Әтнәдә буран булса, юлга 10 берәмлек техника чыга
"Татавтодор" хезмәткәрләренең тукталышлардан чүп җыйганнарын күргәнегез бар идеме? Сүрия Мингатина фотосында шундый вакыт шәрехләнә. Автобус тукталышлары янындагы пакетлы чүп-чарны төяп алып китә алар. Гомумән, юлчыларга район юлларындагы чисталык өчен рәхмәттән башка сүз юк. Башка районнарга барып кайтучы күзенә аеруча яхшы күренә бу. Әле дә юлларны киңәйтеп, кырыйдагы кар көртләреннән арындыралар....
-
Әтнәдә сөт бәясе күпме
Татарстан Республикасының муниципаль районнарында халыктан сөт сатып алу динамикасының чираттагысы игълан ителде. Бу юлы республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив сводкасы, узган елның октябре белән ел ахыры - 30 декабрьдәге аерманы чагылдырган.
-
Страховые выплаты вкладчикам ИнтехБанка будут осуществлять Сбербанк, ВТБ 24 и «Ак Барс» банк
Банки-агенты приступят к работе 12 января, клиенты распределены по начальной букве фамилии. (Казань, 11 января, «Татар-инфонм»). Страховые выплаты вкладчикам ИнтехБанка начнутся 12 января и будут осуществляться через отделения Сбербанка, ВТБ 24 и «Ак Барс» банка, сообщает департамент общественных связей государственной корпорации «Агентство по страхованию вкладов» (АСВ). «Каждый из указанных банков-агентов...
-
Галимнәр быел колорадо коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмас диләр
Әлеге бөҗәктән котылу өчен галим сыйфатлы агулар кулланырга киңәш итә (Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Үсемлекләрне саклау Бөтенроссия институты галимнәре 2017 елда колорада коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмаска мөмкин дип фаразлый. Бу, беренче чиратта, Россиянең Төньяк-Көнбатыш өлешенә кагыла. "Фермер.ру" сайты хәбәр иткәнчә, колорадо коңгызы, 2008 елдагы кебек үк,...
-
Гыйнвар аена намаз вакытлары
-
Әтнәләр, балагызга иртәнге чәйгә сөтле коржик пешерегез
Балаларыгыз сөт эчмәүгә зарланасыздыр. Ә сез бала вакытта үзебез бик яратып ашаган, сөтле коржик пешереп ашатыгыз.
-
Әтнәгә суыклар әйләнеп кайта әле
GISMETEO фаразлары алдагы көннәрдә дә шушындый ук һава торышы саклана дип куандыра.
-
Әтнәдә БДТ - яхшы, ТДИ әлегә билгесез
5 һәм 6 гыйнвар көннәрне район күләмендә 9 сыйныфта укучылар рус теле, математика фәннәреннән "пробный ОГЭ" - ТДИ (төп дәүләт имтиханы) бирделәр. Нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Ә менә Күшәр мәктәбендә узган ай ахырында шулай ук 9 сыйныфлар җавап тоткан тест нәтиҗәләре билгеле. Мәктәпнең 9 сыйныфта белем алучы 5 укучысы татар...