11 март 2018 яңалыклары
-
20 сумга сәпит алып буламы? Була икән шул...
"Кичә бик текә сәпит алдым. Нибары 20 сум...",- дип яза Кытайдан Әтнә оныгы Таһир Насыйбуллин. Чөнки шәһәрдә яше-карты сәпит һәм мопед белән йөри икән. "Монда машиналар аз, бензин кыйбат, юллар искиткеч", - дип хәбәр итә ул. Менә сиңа мә! 20 сумлык сәпит диген син, бездә аның уенчыгын да бирмиләр шул...
-
Сукбай этләр талап үтергән
Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән 11 март 2018, 15:34 Фаҗигале хәл бүген Курсаково бистәсендә булган. (Казан, 11 март, "Татар-информ"). Бүген Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Фаҗига Курсаково бистәсендә булган. Бистәдә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен...
-
Гаязның үстергән тюльпаны җитмәгән дә...
8 март бәйрәме алдыннан күпләп тюльпаннар алучылар аның каян килүе белән кызыксындымы икән? Без шушы гүзәл чәчәкләрне үстерүчеләрнең берсе - Әйшияз авылы эшмәкәре Гаяз Нуриев белән элемтәгә кереп, күпме лаләләр үстерүе белән кызыксындык. - Бәйрәмгә 20 000 тюльпан үстердек...- диде Гаяз. - Сатылып беттеме барысы да? -Җитмәде дә әле, тагын...
-
Быел язын нинди киемнәр популяр булачак?
Лайфхакер, күп кенә мода журналларына анализ ясап, иң модалы киемнәрне тәкъдим итә. 2018 елда вертикаль полосалы киемнәр модада булачак. "Төрмә киеме" дип курыкмагыз - полосалар гәүдәне озын һәм зифа итеп күрсәтә. 5. Джинс Vogue.com, elle.com, pinterest.com Джинс беркайчан да модадан чыкмый. Модалы итеп киенергә теләсәгез, джинска төренегез. 2018 елның язы...
-
Биш балалылар, белми калмагыз!
Авылларга баргач, ике катлы мәһабәт йортка ишарәләп, күп балалы гаилә өчен дәүләт ярдәме белән төзелде, диләр. Мондый дәүләт ярдәменнән кемнәр файдалана ала, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының аппарат җитәкчесе Рамия Салих кызы Әхмәтҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек. - Рамия Салиховна, күп балалы гаиләләрне тораклы итү...
-
2018 елда Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,5 миллиард сум тотылачак
2017 елда республикада 146 мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары ремонтланды. Казан, 11 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 2 миллиард 579 миллион сумга мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау планлаштырыла. 2017 елда 146 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениене ремонтлау өчен 2 миллиард 579 миллион сум акча тотылган. Белем бирү объектларына...
-
Яңа Әтнәдә кызу булачак бүген
Яңа Әтнәдә, урыс әйтмешли, "Три в одном" булачак бүген. Хатын-кызларыбызны ирләр солянкасы көтә. Уенчыларның шәплеген әйтеп торасы юк. Республикакүләм КВНда җиңеп кайтучылар сәхнә тота. Аларга Гарифулла бабай чыгышы өстәлә. Әтнә, Җөлби гармунчылары бергә сәхнә тотачак. Кыскасы,рекламага мохтаҗ түгел болар, белми калмагыз дип тырышу.
-
Матур түгел... Ник?
"Матур" "гүзәл"не алыштырамы? "Гүзәл" дигән исем бар, ә "Матур"?.. Сөйләм оештыруда синоним куллануның катлаулы да, тылсымлы да дөньясына кереп барабыз. Интернетчыларыбыз да фикерләрен уртаклаша. "Яклаучы: әдәби әсәрләрдә әләм диеп язылса да, илнең төп билгесен тасвирлауга байрак диелсә дөрес булмыймы?" Сорауга бу язмада ук җавап булыр. Үткән язмада бу кыйблада фән...
-
Сәрдәләр гүзәл затларны урамга чакырды
7 март көнне мәктәптә укучылар әти-әниләрен, укытучы апаларын 8 март белән котлап узганнан соң, Югары Сәрдә авыл җирлеге кичә, 10 мартта, 13.00 сәгатьтә авылның затлы ханымнарын, чибәр кызларын урамга дәште. Кем ничек бәйрәм итә бит. Урам бәйрәме хатын-кызлар хөрмәтенә уздырылды монда. -Бәйрәм матур узды. Алтышар кешедән 4 команда катнашты. Һәр...
-
"Сезнең өчен яшим җирдә"- Әтнә егете балтачларга ник шулай ди?
Әтнәләр тотынсамы, Балтачны да сокландырып кайттылар. "Оешмалар арасында смотр концертлары оештыру бик матур гадәткә әйләнде. Аның чираттагысы кичә, 10 март көнне, Балтач мәдәният йортында булды. Әйе, әйе, нәкъ тә Балтачның үзендә. Биредә Балтач газ оешмасы хезмәткәрләре һәм аларның балалары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Безнең Әтнә газ оешмасы Балтачның филиалы. Шунлыктан...
-
Әтнә оныгы Таһир Насыйбуллин Кытайга ник киткән?
Мөндеш егете Азат Насыйбуллин белән Күшәр кызы Миләүшә Насыйбуллинаның улы Таһир Насыйбуллин 6 март көнне Кытайга китте. Ник китте? Юллама белән 2 елга Кытай илчелегендә тәрҗемә белән эшләп, Кытай балаларына тел белемен бирер өчен. Таһир Азат улының 8 тел белүен бер язган идем. Әтнә оныгы Кытай телен дә камил белә,...
-
Күрше районда бер ханым мунчада ис тиеп үлгән
Күпләр элеккеге мунчаларны мактый, имеш пары коры, суларга иркен. Ничек кенә булмасын, андый мунчаларны ягып керүдә аерым авырлыклары бар. Авылларда торсак та инде күпләребезнең тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким түгел: җылы су, эчтә урнашкан җылы бәдрәф, газлы мунча һәм башка уңайлыкларга ияләндек инде. Шул ук вакытта кайбер җирләрдә элекеге утын белән...
-
Әтнә – алдынгылар арасында!
Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык. (Казан, 10 март, "Татар-информ", Алинә Кадриева). Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек...
-
Кояшка алданмагыз!
Бүген, 11 мартта, Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы 25-30 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Башкала Казанда -25.. -27 градуска кадәр салкын булачак. Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.