Быел язын нинди киемнәр популяр булачак?
Лайфхакер, күп кенә мода журналларына анализ ясап, иң модалы киемнәрне тәкъдим итә. 2018 елда вертикаль полосалы киемнәр модада булачак. "Төрмә киеме" дип курыкмагыз - полосалар гәүдәне озын һәм зифа итеп күрсәтә. 5. Джинс Vogue.com, elle.com, pinterest.com Джинс беркайчан да модадан чыкмый. Модалы итеп киенергә теләсәгез, джинска төренегез. 2018 елның язы...
Лайфхакер, күп кенә мода журналларына анализ ясап, иң модалы киемнәрне тәкъдим итә.
2018 елда вертикаль полосалы киемнәр модада булачак. "Төрмә киеме" дип курыкмагыз - полосалар гәүдәне озын һәм зифа итеп күрсәтә.
5. Джинс
Vogue.com, elle.com, pinterest.com
Джинс беркайчан да модадан чыкмый. Модалы итеп киенергә теләсәгез, джинска төренегез.
2018 елның язы һәм җәендә модалы элементлар
Бу элементларны кулланып, сез 2018 елның иң модалы туташына әйләнә аласыз.
1. 1980 елларда модада булган пиджак
vogue.com. elle.com. pinterest.com
Пиджакның шакмаклы булуы шарт диелә.
2. Лампаслы чалбар
elle.com, vogue.com, pinterest.com
Бу спорт костюмы яки генерал чалбары кебек. Әмма вертикаль полосалы чалбарлар - кабат модада. Полосалар бер, ике яки өч булырга мөмкин. Мондый полоса аякны озын һәм төз итеп күрсәтә.
3. Бәрхет (велюр) чалбар
vogue.com, elle.com, pinterest.com
Пижамага охшаган иркен чалбар - ыштаннар модага керә.
4. Иркен свитер
elle.com, vogue.com, pinterest.com
Берничә тапкыр юылганнан соң җәелгән свитерыгыз булса, борчуга калмагыз - быел нәкъ менә капчык кебек свитерлар модада! Ул нәфис гәүдә белән контраст ясап, тагын да матуррак итеп күрсәтәчәк дип уйлыйлар.
5. Озын, иркен жакет
elle.com, vogue.com, pinterest.com
Мода-2018: Актуальньюс фаразы
actualnews.org сайтындагы тенденцияләргә күз салыйк.
1. Ялтыравыклар
Кояшта ялтыраган элементлар модада булачак. Иң мөһиме - ялтыравык элемент берәү генә булырга тиеш. Арттырып җибәрмәгез!
Шиммер һәм глиттерларны макияжда да кулланыгыз. Әмма аларны яки күзгә, яки иреннәргә генә төшерергә кирәк.
2. Кызыл плащ
Кызыл плащ һәм билне кысып торган пута - сез күз угында булачаксыз!
3. «Кыргый стиль»
Яз башланды, "ау" сезоны да башланды дигән сүз. Юлбарыс булып киенегез! Әмма өстегездә мондый стильдәге бер генә элемент булырга тиеш. Арттырып җибәрмәгез!
Бу язда натураль мехтан бөтенләй баш тарту мөһим.
4. Яшел неон. Быелгы сезонда яшел төснең менә шундый төсмере модалы булачак.
Бу бик катлаулы төс. Шуңа күрә, мондый киемне сайлаганда башка киемнәр белән туры китерү авыр булачак.
5. "Джинсы-варенки"
90нчы еллар модасы - "варенки" әйләнеп кайта. Сандык төбендә калган булса, һич шикләнми алып киегез... дип әйтмибез, чөнки быелгы сезондагы "варенки"ның үзенчәлекле төсмере бар.
Тулырак язманы http://intertat.tatar/copayjavap/2018-el-modasy-byel-yazyn-m-en-nindi-kiemn-r-populyar-bulachak/ сайтыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев