11 май 2017 яңалыклары
-
Языл һәм телевизор от!
Игътибар! Бәйгедә "ТАТМЕДИА" матбугаты гына катнаша. "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре" һәм башка шуның ише газеталар исәпкә алынмый.
-
Айзат - беренче урын яулады!
Казанда узган II Халыкара "Айтматов укулары"нда Бәрәскә мәктәбенең VII сыйныф укучысы Айзат Хәйруллин Чыңгыз Айтматовның "Дөя күзе" повестыннан өзек укып, I дәрәҗә дипломга лаек була. Укучының җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Зөлфия Рәшит кызы, дип хәбәр итәләр әлеге уку йорты сайтында.
-
Танылган композитор вафат - " Әтнә таңы"
Ганс Сәйфуллин «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач» һәм башка җырлар авторы "Туган авылым урамы", "Акбүз ат", "Син икәнсең", "Җәйге урман", "Мин бит кара карлыгач" һәм башка халык яратып өлгергән бик күп җырларның көй авторы, Татарстанның халык артисты, танылган композитор...
-
Әтнәгә Рөстәм Миңнеханов килде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләре белән очрашты.
-
"Әтнә таңы" редакторы Әстерханда узачак Бөтенроссия сабантуенда катнашачак
12 майда Әстерханда Бөтенроссия Cабан туе башлана. Анда Россиянең 30 төбәгеннән татарлар җыелачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстаннан 500гә якын мәдәният һәм сәнгать эшлеклесеннән торган делегация юлга кузгалды. Алар арасында "Әтнә таңы" газетасының редакторы, хезмәттәшебез Гөлнар Мөхәмәдҗанова да бар. 12 май көнне Бөтенроссия Сабан туенда катнашучы...
-
Республика Олимпиада үзәгеннән диплом белән кайттылар
Олы Әтнә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Алмаз Бадиков Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган конкурста II дәрәҗә дипломга лаек булды.