Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылган композитор вафат - " Әтнә таңы"

Ганс Сәйфуллин «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач» һәм башка җырлар авторы "Туган авылым урамы", "Акбүз ат", "Син икәнсең", "Җәйге урман", "Мин бит кара карлыгач" һәм башка халык яратып өлгергән бик күп җырларның көй авторы, Татарстанның халык артисты, танылган композитор...

Ганс Сәйфуллин «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач» һәм башка җырлар авторы

"Туган авылым урамы", "Акбүз ат", "Син икәнсең", "Җәйге урман", "Мин бит кара карлыгач" һәм башка халык яратып өлгергән бик күп җырларның көй авторы, Татарстанның халык артисты, танылган композитор һәм баянчы Ганс Сәйфуллин вафат.

Ганс Хәмит улы Сәйфуллин Баулы эшчеләр поселогында 1941 елның 26 февралендә туган. 1961-1987 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы булып эшләгән. Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров кебек күренекле җырчылар белән иҗат иткән. 500дән артык җыр язган атаклы композиторның «Туган авылым урамы», «Акбузатым», «Җәйге урман» (Гөлшат Зәйнәшева), «Миләүшә» (Марсель Галиев), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов), «Карап калам кошлар артыннан», «Күрәсем килгән иде» (Шәмсия Җиһангирова) һәм башка җырларын эстрада сөюче тамашачы бик яратып тыңлый.

Татар музыка яратучылары өчен бу бик зур югалту.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев