12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Мин болай да күрәм
Наркоман кибеткә килеп керә: -Мәгез бу "глазок"ны, ул ватык булып чыкты: ишеккә куеп караган идем, бернәрсә дә күрсәтмәде. - Аны куйганчы, ишегегезгә тишек ясадыгызмы соң? - Тишек ясагач, пычагымамы ул миңа? Тишек аркылы мин болай да күрәм!
-
Сөялләр чыгып интектерсә
Гап-гади сыек майлар- кукуруз, зәйтүн майлары тирене йомшартып кына калмыйча, сөял килеп чыгуны булдырмаска сәләтле. Төнгә каршы шушы ике төр майга чылатылган киҗе-мамык тукымадан тегелгән оекбаш, аның өстеннән полиэтилен пакет һәм тагын бер оекбаш киеп куегыз. Иртән аягыгызны сабынлы су белән юып, сөялне кубарып төшерегез.
-
"Саташу" саташтырса, Күңгәргә барыгыз
Олы Мәңгәр халык театрының спектакльләрен яратып караучылар бу коллективның әле күптән түгел Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Саташу" спектаклен онытмаганнардыр. "Шулкадәр оста уйнадылар артистлар, тәэсире озакка җитәрлек. Тагын бер карыйсым килә..." дигәннәрен үземнең дә ишеткәнем бар. Тулысы белән карау мөмкинлеге булмаса да, өзеген күрдем һәм карыйсым килеп калды. Гаҗәп, авылның...
-
«Кара» исемлектә Әтнә бармы?
Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак ТР Хөкүмәте рәисе: "Татарстан хезмәт хаклары күләме буенча Идел буе округында алдынгы урында", - дип белдерде. (Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумны тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр шул күләмдә булыр, дип фаразлана. 2016...
-
Ике көнлек дөнья - Гөлфия Шиһапова шигырьләре
Мин сүз бирәм Син бураннан мине эзләп таптың, Эзләмәдем юкса мин сине... Керфегеңә кунган ап-ак бәсләр Шундый серле иде...сөйкемле. Шыгыр-шыгыр килгән кар тавышы Безгә, гүя, шигырь сөйләде... Ул чагында әле минем йөрәк Бәхет ни икәнен белмәде. Кулларымны алып җылытканда Әллә нәрсә булды....сизмәдем, Куллар түгел, җаннар кушылдылар, Хәбәр итеп бәхет килгәнен....
-
Яңа Кишеткә сәяхәт
-
Чалбарыгыз ертылдымы, тегәсе юк
Чалбардагы кечкенә ертыкларны (очлы әйбер белән тишелгән урынны) тегү мәҗбүри түгел. Яшьләр аны модага санаса, замана стилен үз итә алмаучылар ертылган урын астына йомырка агы сыланган шундый ук тукыма куеп, сул ягыннан кайнар үтүк белән үтүкли ала.
-
Быелдан башлап диспансеризация үтүдә яңа кагыйдәләр керә
Яңа тәртипләр иң элек тикшерүләрнең төгәллегенә, адреслы булуына нигезләнәчәк. Тулы тикшерү һәм анализ нәтиҗәләре киң таралган чирләр турындагы бөтен сорауларга ачыклык кертәчәк дип көтелә. Онкоскрининг уздыруга зуррак игътибар бирәчәкләр. Шуның ярдәмендә яман шеш авыруларын башлангыч стадиядә үк ачыклау һәм дәвалау мөмкин булыр дип өметләнәләр. Нәкъ шуңа бәйле рәвештә хатын-кызлар өчен...
-
Синоптиклар гыйнвар, февраль, мартта нинди һава торышы фаразлый
«Татар-информ» агентлыгы салкыннар кайчан башланасын, христиан бәйрәмнәренә (Крещение) көчле суык буламы-юкмы икәнен, якындагы араларда табигать нинди сюрпризлар китерәсен белеште. Чын салкын кыш Татарстанга Иске Яңа елга ук килеп җитәчәк. Бу атна ахырына төнлә -20 градустан да салкынрак булачак, аерым районнарда исә температура -29 градуска кадәр төшәчәк. "Бу елның беренче декадасында...
-
Адашып йөргән бу хатын-кызны күрүче булмадымы?
Мамадышта яшәүче хатын-кыз югалган 6 декабрьдә иртүк колак аппараты сатып алырга чыгып киткән Мамадыш кешесе бүгенгә кадәр өенә әйләнеп кайтмаган. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, күршеләре 73 яшьлек Рәсүлә Камалованың таксига утырып Мамадыштан Чаллыга китүен сөйләгән. Бүгенге көнгә кадәр аның бер хәбәр-хәтәре дә юк, ди. Рәсүлә апа тазарак кына гәүдәле, бераз...
-
Салкын тиеп 11кеше авырый
- Бүгенге көндә районыбызда грипп белән авырган кешеләр юк, шулай да салкын тиеп, ОРЗ, ОРВИ белән авыручылар бар: 5 бала, 6 олы яшьтәге кеше дәвалана. Узган еллардагы кебек техникумда, Олы Әтнә мәктәбендә шәфкать туташлары иртәнге фильтр уздыра. Балалар бакчаларында бу тикшерүне үзләрендә эшләүче шәфкать туташы башкара, авыллардагы халыкның сәламәтлеген җирлектә...
-
13 гыйнварда әтнәләр иске яңа елны озаталар
Олы Әтнә авылы Үзәк чыршысы янында мске елны озату тамашсы була. 13 гыйнвар көнне Үзәк чыршы янында кабат тамаша. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар, кызыклы бәйгеләр һәм әлбәттә инде кайнар, тәмле самовар чәе, табадан яңа төшкән коймак белән иске елны зурлап озатабыз. Үзәк чыршы янындагы бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана....
-
Иске Җогып авылында яшәүче Галиев Илһам Фаяз улының 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, киләчәгең тигезлектә, тынычлыкта һәм муллыкта узсын. Салкын, карлы кышта тусаң да син, Яз кояшы һәрчак күңелеңдә. Һәрвакытта...
-
Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Хәкимҗанов Габделбәр Габдерәфик улының туган көне.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Балаларыңның, якыннарыңның, туганнарыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын тоеп, барыбызга куаныч, терәк, ышаныч булып, тигезлектә озын-озак яшәргә язсын. Туган көндә нәрсә теләсәк тә, Алыштыра алмас саулыкны. Аллаһ насыйп итсен, имәндәй...
-
Кышлау авылында яшәүче кадерле әниебез САФИНА ФИРАЯ ГӘРӘЙ КЫЗЫның 15 гыйнварда 70 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда сау-сәламәт бу- лып, шатлык белән куанып үтәргә язсын. Киләчәк- тә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-ту- ганнарыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирам тоеп, хәерле тыныч картлыкта Рәис абый белән яшәргә язсын. Изгелекнең саф өлгесе булып, Син...