12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
«Улым белән өйдә русча сөйләшәбез шул…»
Үз әнисенә "мама" дип дәшкән татар баласы, шуны рөхсәт иткән ата-анада милләт гаме дигән төшенчә булырмы, ди язучы Айгөл Әхмәтгалиева. Телне, динне саклауга һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шундый фикерләрен "Татар-информ" хәбәрчесенә язучы Айгөл Әхмәтгалиева җиткерде. "Туган телне берәү дә үзе сайлап алмый, ул Аллаһтан бирелгән әманәт, - ди Айгөл...
-
Төп бурычыбыз – законлылыкны саклау, халкыбызны яклау
12 гыйнвар көнне Россия прокуратурасы хезмәткәрләре 296 еллык һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмебез Россия Федерациясе Президентының махсус Указы нигезендә, 1996 елдан бирле билгеләнә. Тарихы бик кызыклы. Әле 1722 елның 12 гыйнварында ук Бөек Петр Указы белән Сенат каршында генерал-прокурор посты билгеләнә. Шулай итеп башлангычында Павел Ягужинский булган прокуратура институтына...
-
Җомга көнне нәрсә эшләргә ярамый
Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде. Җомга көне мөселман культурасында бәйрәм көннәреннән санала. 1. Рамазан аеннан башка, бүтән айларда тота торган нәфел уразасын тотарга ярамый. 2....