12 март 2013 яңалыклары
-
ТРАДИЦИЯНЕ ДӘВАМ ИТӘ
"15 мартта Саратов өлкәсендә хезмәт иткән егетләребезнең частьларына барабыз. Әтнә районыннан биредә 20 егет хезмәт итә. Алар белән очрашып сөйләшәбез, әти-әниләрнең күчтәнәчләрен тапшырабыз, концерт та булачак", - диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов. Безнең районнан яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев бара.
-
“МӘҢГӘР” КОМАНДАСЫ АЛДА
Олы Мәңгәр урта мәктәбенең спортзалында "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы призына яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ярышлар булып узды. Быел тугызынчы тапкыр уза торган әлеге ярышларда Мәңгәр егетләре белән бергә Бәрәзә, Бәрәскә, Күңгәр, Күәм авылларыннан, күршеләребез Биектау белән Арчадан килгән көрәшчеләр дә катнашты.