“МӘҢГӘР” КОМАНДАСЫ АЛДА
Олы Мәңгәр урта мәктәбенең спортзалында "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы призына яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ярышлар булып узды. Быел тугызынчы тапкыр уза торган әлеге ярышларда Мәңгәр егетләре белән бергә Бәрәзә, Бәрәскә, Күңгәр, Күәм авылларыннан, күршеләребез Биектау белән Арчадан килгән көрәшчеләр дә катнашты.
Ярышларның тантаналы өлешен "Мәңгәр" хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Габделбәр улы Шәрипов ачып җибәрде. Ул әлеге ярышларның оешу тарихы белән таныштырды, к
өрәшче егетләргә уңыш теләде. Ярышның кунагы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов та хуҗаларга да, кунакларга да матур теләкләрен җиткерде.
Тугыз ел эчендә әлеге ярышларда кемнәр генә катнашмаган да, кемнәр генә бил алышмаган. Заманында шул ук авыл җитәкчесе Айдар Габделбәр улы инициативасы белән Фәнил Хәкимуллин башлаган эшне үзе дә шушы көрәш мәктәбен узган, Сабантуйлар батыры Илназ Хисмәтуллин дәвам итә. Кайчандыр үземнең дә олы улым шул түгәрәккә йөргән иде. Аның бүген югары уку йортында хәрби белем алуын да көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнү нәтиҗәсе дип кабул итәм. Хәзер инде уртанчы улым мәктәптән соң ашыга-ашыга шунда йөгерә. Яшьләрнең бирегә яратып йөрүләре киләчәккә өмет тудыра. Нәрсә генә дисәң дә, бу түгәрәк алар өчен бик мөһим, монда спорт белән шөгыльләнү дә, дисциплина да, үзара аралашу да. Көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы үзе бер куаныч. Әле кайчан гына көрәшеп, урыннар яулап йөргән Илгиз Әхмәтов, Ирек Зәйнуллин, Рамил Халиков, Ильмир Сабировларга алмашка Мөнир Мәрдәнов, Риназ Шакиров, Марсель Мусин, Расих Әхмәтҗанов кебекләр үсеп килә. Олыраклардан Булат Муллахмәтов, Марат Сабиров, Бакир Галиев, Радик Кәримов, Инсаф Кәримов турында әйтәсе дә юк. Быелгы ярышның байрагын тантаналы рәвештә күтәрү дә узган елларда уңышлы чыгыш ясап килгән Бакир Галиевкә тапшырылды. Өметләр акланмый калмады - егетләр быел да сынатмады. Мәңгәр командасы - беренче урында. Икенче урында Күәм егетләре, өченчедә исә Биектау көрәшчеләре. Ә урыннар түбәндәгечә:
22 кг-га хәтле көрәшчеләрнең "пәһлеваннар бил алышуында", Айзат Филатов (Мәңгәр) - I, Эмиль Сабитов (Мәңгәр) - II, Раяз Сәләхетдинов (Мәңгәр) - III; 24 кг, Риназ Шакиров (Мәңгәр) - I, Рәсим Сәләхетдинов (Мәңгәр) - II, Виктор Синичкин (Бәрәзә) - III; 26 кг, Мөнир Мәрдәнов (Мәңгәр) - I, Инсаф Фатыхов (Бәрәскә) - II, Илшат Мәүлиев (Күңгәр) - III; 28 кг, Марсель Мусин (Мәңгәр) - I, Адель Гыйләҗев (Күәм) - II, Рәсим Әхмәтшин (Күңгәр) - III, 36 кг, Рәдис Хәйретдинов (Бәрәзә) - I, Ленар Гарипов (Биектау) - II, Тәбрис Хәкимов (Күәм) - III; 45 кг, Рамил Вәлишин (Биектау) - I, Айрат Сибгатуллин (Биектау) - II, Нуршат Сираҗиев (Күәм) - III; 50 кг, Илшат Фазылҗанов (Арча) - I, Азамат Шакиров (Күәм) - II, Рәмис Сираҗиев (Күәм) - III; 55 кг, Илнар Хисамов (Арча) - I, Радик Кәримов (Мәңгәр) - II, Фәнгиз Мәннәнов (Арча) - III; 60 кг, Бакир Галиев (Мәңгәр) - I, Динар Акбәров (Биектау) - II, Марат Сабиров (Мәңгәр) - III; 60 кг-нан зурраклар арасында Рифат Сибгатуллин (техникум) - I, Тәбрис Гатауллин (Комыргуҗа) - II, Булат Муллахмәтов (Мәңгәр) - III урыннарны яулады.
"Иң яшь көрәшче" исеменә Мәңгәрдән Раяз Сәләхетдинов, "Иң оста көрәш алымнары күрсәткән көрәшче" исеменә шулай ук Мәңгәр егете Мөнир Мәрдәнов лаек дип табылды.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев