13 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Әтнә районының үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте
Авыллардагы мәчетләрнең имамнары, абыстайлары чакырылды. Гомумән, теләге булган һәркем әлеге бәйрәмгә керә алды. Бу көн Пәйгамбәребезнең дөньяга килгән көне.
-
Әтнә районы – лидерлар рәтендә
Республика авыл хуҗалыгы Министрлар кабинетында агропромышленность комплексы хезмәтчәннәренең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
-
2014 елда көтелгән үзгәрешләр
1 гыйнвардан яңа ел, яңа тормыш башланды. 2014 елда кабул ителгән законнар, кагыйдәләр инде гамәлгә керә. 1 гыйнвардан безне нинди тормыш көтә соң? Хезмәт хакының минималь күләме 5 205 сумнан 5 554 сумга күтәрелде, ана капиталы моңа кадәр 408 960 сум иде, хәзер 429 408 мең сумны тәшкил итә. Бензин,...
-
Әтнәдә районында ат елында туган беренче сабыйлар
Яңа елның беренче аена чыккач, дөньяга туган балаларның икесе дә - малайлар, берсе аның Казан шәһәрендә яшәячәк, ә икенчесе - Бәрәскә авылыныкы.
-
Әтнә районында 2013тә 10 ел эчендә иң күп гаилә корганнар
"Әлеге күрсәткеч Апас районындагы кебек. Ә бу район халык саны буенча Әтнәдән күпкә күбрәк", - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Рәхимова. 2013 елда барысы 105 пар гаилә корган, ә 2012 елда бу сан 77 генә булган. Моннагн тыш, 27 пар аерылышкан (2012 - 30), 137 сабый якты дөньяга аваз салган...
-
Сизелми дә уза гомер
Әле генә 2013 елны каршылаган идек. Сизелмичә дә узып китте. Аллага шөкер, хәвеф-хәтәрләр булмады. Быелгысын да шулай имин уздырырга язсын.