Әтнәдә районында ат елында туган беренче сабыйлар
Яңа елның беренче аена чыккач, дөньяга туган балаларның икесе дә - малайлар, берсе аның Казан шәһәрендә яшәячәк, ә икенчесе - Бәрәскә авылыныкы.
Ике сабыйның да, әниләренең дә хәле әйбәт. Газета дөнья күргәндә, туучылар саны арткан булырга да мөмкин. Чөнки "әнә-менә" бәбиләргә торган хатын-кызларыбыз да бар, диделәр биредә эшләүче шәфкать туташлары. Ходай җиңеллеген бирсен. Ә әти-әниләрне котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев