13 март 2014 яңалыклары
-
Әтнәдән бары бер мөрәҗәгать кергән
"Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасына ел башыннан бүгенге көнгә кадәр райондашларыбыздан бары тик бер генә мөрәҗәгать кергән. Ул - Кече Әтнә авылында юлны чистарту мәсьәләсе буенча. "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен юл төзелеше һәм "лежащий полицай" урнаштыру мәсьәләсе борчый икән. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шагидуллин әйтте.
-
Әтнәдә... Вирус йөри...
Узган атнада Казанда 10,7 мең ОРВИ белән авыручы теркәлгән. Бу - эпидемик чиктән 23 процентка артыграк, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе. Ә бездә ничек? Үзегез дә ишетәсездер, авыручылар бар, кемнеңдер температурасы югары күтәрелгән, икенчеләрнең эче авырта, кемдер коса, икенчеләр бәдрәфтән керә алмый. "Башын күтәрә алмыйча ятучылар да бар икән",...
-
Татарстанда язгы чәчүгә әзерлек башланды
Татарстан район һәм авылларында язгы чәчү чорына әзерлек эшләре башланып китте инде. Тик шул ук вакытта авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибарны киметергә ярамый. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 747,7 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Агымдагы елның ике аенда исә Татарстанда барлыгы 58,3...
-
Сыбызгылар...
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең икенче этабы дәвам итә. Тик кызганычка каршы, Равил абый Җәләевтән башка берәү дә хатирәләре белән уртаклашмый. Әтнә халык театрында төрле вакытларда чыгыш ясаган үзешчәннәр, Сезгә эндәшәбез, кызыклы хатирәләр, тәрбияви күренешләрне искә төшереп алыйк. Әле күптән түгел генә тамаша караганда "Э-эх, Гомәр абый булса, бу сәхнә идәннәрендә тузан...
-
Әтнәдә җинаятьләр саны арткан
Сер түгел, соңгы берничә ел район эчке эшләр бүлеге өчен тетрәндергеч җинаятьләр белән бәйле булды. Әнә шуңа да, үтеп киткән 2013 елны алар чагыштырмача тыныч үтте дип саныйлар. Үткән елның 12 аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 91 җинаять эше теркәлгән. Бу алдагы елдагы күрсәткечләргә караганда 15,2% ка күбрәк. Көчләүләр...
-
Язмышлардан юктыр узмышлар
Һәр авылның үз кешесе - исереге, карагы, эшсезе була. Юк... алай гына түгел, боларга өстәп хезмәт сөючән халкын ин беренче урынга кую кирәк. Шул исәптә... сыер савучылар да. Кечкенәдән әти-әнисез үскән Гөлфания, әнә, ике дистә еллап сыер савучы булып эшли. 12 яшендә беренче эш көненә килгәнен бүгенгедәй хәтерли. Каршысында иллеләп...