13 август 2014 яңалыклары
-
Яңа Әтнә авылында янгын
Соңгы вакытта республика районнарында янгыннар хакында еш ишетеп торабыз. Янгыннарның күбесе торак пунктларында. Күп очракта янгыннарның сәбәбе электр чыбыкларының яраксыз булуында. Ә менә Яңа Әтнә авылыындагы бер хуҗалыкта чыккан янгынның сәбәбе счетчикның төзексез булуында. «Очкын счетчиктан чыга. Хуҗа кеше ис сизеп йокы бүлмәсенә керә һәм счетчиктан шәм кебек янып торган...
-
Әтнәдә укучыга – полиция ярдәме
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында «Әтнә» полиция бүлекчәсе укучы бер балага зурлап ярдәм итте. Район мәктәпләренең берсендә укучы өлкән сыйныф укучысына бөтен кирәк-ярагы булган мәктәп сумкасыннан тыш, костюм-чалбар, ботинкага кадәр алып бирделәр.
-
Зират әйләнәсе тулысынча яңартылды
Узган якшәмбе көнне Каенсар авылы зираты әйләнәсе тулысынча яңарды.
-
Әтнә футбол лигасының чираттагы уеннары узды
Әтнә футбол лигасының чираттагы уеннары узды. Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне 5 очрашу да үзара охшаш булып чыктылар. Сөйләшеп куйганнар диярсең: ике матч уртак нәтиҗә - 1:1 һәм өч матч 2:1 исәбенә төгәлләнде.
-
Баллы торт рецепты
3 йомыркага 1 стакан (180 г) шикәр комы салып тугларга кирәк. Аерым кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй калагы сода салып яхшылап болгатасы. Бал нинди булса да ак төскә керә. Ике массаны кушып болгаткач, 200 г акмай яки маргаринны эретеп өстисе. 3-3,5 стакан он кушып бик куе булмаган...
-
Әтнәдән Галия әби: "Мусаның дәфтәрләрен мин дә тотып карадым"
Иске Җогып авылында гомер итүче газета укучыбыз, безнең белән гел элемтәдә торучы Галия апа Шәрәфиева әнә шулай ди. Игътибарлы безнең укучылар, газетабызның һәр җөмләсен укыйлар, фикерләрен җиткерәләр. Безнекен генә түгел, газетабызга кушымта булып таралучы "Атна вакыйгалары"нда басылган мәкаләләр дә, рекламалар да игътибардан читтә калмый. "Мәйдан" журналының август аенда чыгачак язмаларына...