14 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Җеннәр котыра, ди Илсөяр Бәдретдинова
2017 елның 13нче гыйнвары аеруча да истә калырлык булыр, мөгаен. Беренчедән бу көнне Русия халкы иске яңа ел бәйрәмен билгеләп үтсә, икенчедән, елның 13нче көне җомгага туры килде. Илсөя Бәдретдинова да моның турында инстаграмдагы шәхси битендә искәртеп узды. «Искечә яңа ел белән! Бүген 13нче җомга көн… Җеннәр котыра торган көн...
-
Әтнәләр, менә шундый бала туган
Яшел Үзәндәге перинаталь үзәктә бер ханым 64 сантиметрлы 5 кило авырлыктагы кыз бала тапкан. УЗИ буенча зур кыз бала күренсә дә бу кадәрне үк көтмәгән иде, диләр бәхетле ата-ана.
-
КамАЗга бәрелгән
Казан-Ульян юлында чираттагы авария теркәлә. ВАЗ-21104 автомобиле йөртүче каршы як полосага чыга һәм КамАЗ белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән җиңел машина йөртүче һәлак була. Чыганак: uliyanovsk.bezformata.ru
-
Элвин Грей исерек булганмы
Уфада Элвин Грей үзе булганмы, әллә двойнигымы - Яңа ел бәйрәмнәрендә исерек килеш күргәннәр. "Дусты белән кибеттән салмыш көе чыгып килә иде", - дип яза артистның бер фанаты социаль челтәрдә. Икенче берәү Радикның гомергә дә алай йөрмәвен, артистка ошаган кешенең Уфада яшәвен белә икән. Ул кешенең исеме Денис булып, бер...
-
Хендай Соната кире кайта
Хәтерлисездер, Россиядә заманында бу автомобиль бик популяр булды. Ә аннан соң... югалды. Ниһаять уртаразмерлы бу седанны инде көз көне үк янә сата башлыйлар. Ә бәяләрен һәм комплектациясе турында аңарчы ук хәбәр итәрләр дип фаразлана. Юкка чыгуның бөтен сәбәбе шул иде - компания яңа i40 моделе чыгара башлады. Әмма ул уңышлы...
-
Тиз генә сырлы аш әзерләү
Кирәк: Тавык аяклары - 2 данә Сыр плавленый - 2 данә Бәрәңге - 4 данә Кишер - 1 данә Суган - 1 данә Сохари - 50 грамм Үсемлек мае - 50 мл Тоз, борыч, тәмләткечләр - тәменчә. Әзерләү 2,5 литр суга тавык аяклары салып шулпа пешерегез. Аякларны вак итеп турагыз....
-
Татар көрәше кыйбласын эзли: бабаларча бил алышу онытылмасмы?
Бабаларыбызның каешланган биленә кан саудырган чылбырларны - көрәш сөлгесе, киң чалбар һәм чирәмдә яшелләнеп беткән оекбашларны - махсус келәм киеме алмаштырды. Сабантуй мәйданы янына җыелган кыз-кыркынның күз явын алып торган көрәшче ир-атларның мускулларын да кызыл-яшел футболкалар белән яшерә төштек. Шулай да милли көрәшебезнең асылы гасырлар дәвамында сакланып килде. Көндәшеңне җирдән...
-
Түбән Көек мәктәбе бик актив
Түбән Көек мәктәбе сайты бәйрәмнәрдән соң да бик актив. Түбәндәге хәбәрләрне шуннан алдык. 11 гыйнвар көнне мәктәптә Халыкара рәхмәт көне уздырганнар. Биредә «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» исемле Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган әдәби круиз үткәргәннәр. "Сәяхәт вакытында хикәяләр укылды, шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды. Кичә бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Оештыручысы...
-
Акча җыя башлаганнар
Референдум узды районыбыз җирлегендә. Шулай булгач, һәр җирлектә яшәүче һәркем үзенә тиешле акчаны авыл җирлегенә илтеп бирергә тиеш булып чыга. Олы Әтнә авыл җирлегендә дә җыя башлаганнар үзара салым акчасын. "Исемлеге бар, кул куйдыртып алабыз, тик акча китерүчеләр саны гына бик аз әле. Бәлки белеп бетермиләрдер, шуңа күрә исегезгә төшереп...
-
Әтнәдә Иске Яңа елны озаттылар - фоторепортаж
Районыбызның Үзәк чыршысы янында иске Яңа елны кызыклы уеннар, спорт ярышлары, җыр-бию белән озаттылар.
-
«Очыш биеклеге” - авыл мәктәбендә
Олы Мәңгәр авылы элек- электән үзенең укымышлы, зыялы халкы белән дан тоткан. Исеме еракларга таралган Олы Мәңгәр мәктәбен тәмамлап чыгучылар арасында да исемнәре тарих битләренә язылып калган искиткеч шәхесләр байтак. Кышкы каникуллпар башланып китәр алдыннан гына мәктәбебездә зур очрашу булып узды. Олы Мәңгәр авылында туып үскән, вертолетчы һөнәрен үзләштереп, хезмәт...
-
Сезнең өчен эшлибез
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә Маймыл елын да озатып җибәрдек. Үтеп киткән ел безнең өчен истәлекләргә бай булды. Тарих битендә урын алган даталарның берсе - газетабызның 25 еллык юбилеен билгеләп үтүдер. Кемдер 25 ел гомер күп түгел дияр. Тик болгавыр заманнарда нигез салынып, үз кыйбласын, үз укучысын табып, бүгенге көндә дә...
-
Әтнәнеке һаман арта
Сөт саву буенча районыбыз күрсәткече көн саен арта.