14 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнә районы рейтингта элеккечә үк беренче урында
Әтнә районы элеккечә үк,сөт җитештерү һәм сату рейтингының беренче баскычында. Рейтинг бер баш сыердан сауган һәм 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата саткан сөт күләменә бәйле рәвештә билгеләнә. Районыбыз 15 июльгә 124 тонна сөт сатты, бер баш сыердан ул көнне 18,8 килограмм сөт савып алынды. 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә...
-
Әтнә авылларының зират әйләнәләре яңара
Каенсар һәм Бәрәскә зиратларын төзекләндерү дәвам итә.
-
Әтнәдән тагын бер егет армиягә китте
Бу көннәрдә Олы Әтнә авылында яшәүче Луиза һәм Мортаза Камалиевларның куанычлы да, бераз гына моңсу да көннәре. Беренче куанычлары - уллары Марсельне Армия сафларына озаттылар. Марсель Казан медицина университетын тәмамлап диплом алды, "Иң беренче Ватан алдындагы бурычымны үтим", дип үз теләге белән Армиягә китте. Аны, тагын 25 армиягә китүче белән...
-
Әтнә мәктәбендә чөгендер алу мөмкинлеге бар
Чөгендер согының күп авырулардан дәва икәнен (шул исәптән яман шеш авыруыннан да) укып беләсездер. Әгәр дә свежий чөгендер кирәк булса, Олы Әтнә урта мәктәбенә мөрәҗәгать итә аласыз. 1 килограммы - 15 сум( чагыштыру өчен - базарда 30 сум тора).Белешмәләр өчен телефон - 2-19-10.
-
Әтнәдә Татарстанның Пенсия фонды җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан республикасының Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Эдуард Вафин 24 июль көнне 14.00 сәгатьтә Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсендә гражданнарны кабул итәчәк. 2- 10- 69 телефоны аша шалтыратып, 18 июльгә хәтле чиратка язылу мөмкинлеге бар.