14 октябрь 2014 яңалыклары
-
Бер исереккә арест салынган
Аллага шөкер, Ходай күпсенә күрмәсен, зур юл һәлакәтләре булмаса да, юл йөрү кагыйдәләре бозыла тора. Узган атна дәвамында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ике исерек йөртүче туктатылган. "Берсенең йөртү таныклыгы да юк иде, техникасы юлдан төшкән, үзе йокыга киткән. Алып кайтып 10 тәүлеккә арест салдык. 16 яшьлек яшүсмер йөртү таныклыгы булмаган көе...
-
Очрашып сөйләшү – үзе бер бәйрәм
Без, Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән Комыргуҗа, Төрекләр, Мәрҗән, Ябынчы авылларында яшәүче пенсионерлар өлкәннәр көнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Очрашып, күрешеп сөйләшү үзе бер бәйрәм. Аннан безнең «Шахтер» хуҗалыгында бу бәйрәмне ел саен зурлап уздыралар. Гомумән, бездә өлкәннәрне бик хөрмәт итәләр. Быел бәйрәм тагын да күңелле үтте. Башка елларга караганда...
-
Нечкә муен, пар кыллар...
Чиертер иде бар куллар, яшьләр уйный белмиләр - шуңа якын килмиләр. Нәрсә булыр икән бу, дисезме? Мандолина турында сүзем. Ә бездә мандолинада уйнаучылар бик сирәк. Нәкъ табышмактагыча, яшьләр бик уйный белми. Өлкәннәр арасында исә Бәрәскә авылыннан мандолинада уйнаучы ветеран-укытучы Әлфинур Хәйретдинованы белмәгән кеше юктыр. Әлфинур апа "мин" дип кычкырып йөри...
-
Сыерлы гомер, сыйлы гомер
Редакция почтасыннан Язгы корылык авыл кешесенең күңеленә шом салган иде. Аллага шөкер, соңрак булса да, яңгырлар яуды. Игенчеләрнең дә тырышлыгы зур булды. Вакытында дым каплатуның да файдасы тигәндер. Уңыш елына күрә булды. Быел да курыкмыйча «Сөтбикә»не калдырабыз. Рәхмәт, хуҗалык җитәкчеләренә, күпме сорасаң да бирделәр саламны. Печән урынына торырлык салам бирделәр...
-
Әтнәнең "Ашыт" заказнигында: әти, әни һәм биш бәби
Ашыт елгасы буеннан үткән саен башым үзеннән-үзе камышлык ягына борылып, аккошларны эзли башлый.
-
Дини тәрбия – киләчәккә әзерме без?
Габдулла Тукай исемендәге театр бинасында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге вәкилләре белән очрашу узды.