15 август 2014 яңалыклары
-
«Әтнә таңы» газетасы укучыларына туй котлаулары
Август-сентябрь айлары туйларга бай. Шул сәбәпле, өйләнешүчеләр белән беррәттән, туй мәҗлесләренә баручылар саны да бермә-бер арта. Ә бу, әлбәттә, туйга саласы бүләк һәм котлау уйларга кирәклеген искәртә. Бүләкнең нинди булуын үзегез хәл итсәгез, теләк әзерләргә без булышабыз. Сезнең игътибарга туй котлаулары тәкъдим итәбез. Бер-берегезне табып кавышкансыз, Икегез дә нинди сөйкемле!...
-
Мәңгәр авылы тарихыннан бер мизгел
Олы Мәңгәр зур авыл. Ул бай тарихы, олы шәхесләре белән мактана ала. Шиһабетдин Мәрҗәни Мәңгәр тарихы буенча зур мәгълүмат калдырган. Шаһиәхмәт Мәңгәри хәзрәт китапларында Олы Мәңгәргә зур урын бирелә. Районыбыз тарихчысы Мидхәт Сөләйманов әсәрләрендә дә авылыбыз турында кызыклы фактлар күп. «Әтнә таңы» газетасы битләрендә басылган якташларыбызның тарихи мәкаләләрендә Олы Мәңгәр...
-
Комыргуҗа халкы бакчалы да, мәйданчыклы да булачак
Тиздән Комыргуҗа авылы халкы да республикакүләм эшләп килгән программаларның файдасын күрәчәкләр. Авылда балалар бакчасы белән спорт мәйданчыгы төзелә. Кызыгырлык, матур. Егермедән артык бала түземсезлек белән көткән бакча - 20 августка, ә 2 сентябрьгә спорт мәйданчыгы әзер булыр дип көтәләр. Әлеге программа «Бердәм Россия» проектларының берсе булып тора. Шуңа да сәламәт...
-
Бай урамы булгач, чишмә чистарды
Бай урам булса, чишмә чистара Кышлауның авыл башындагы «Маһи чишмәсе»н чистартып төзекләндерделәр. Әллә кемнәр түгел, Кышлау авылының «Бай урамы» егетләре менә шундый изге гамәл кылдылар. Әлеге саваплы эшкә урамның читкә китеп яшәүчеләре дә кайтты.
-
Әтнә укытучылары киңәшләшә
Сабада республикабыз мәктәпләреннән җыйналган мәгариф бүлеге җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр август киңәшмәсендә булдылар. Безнең районнан бу республикакүләм чарада мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, бүлекнең укыту эшләре буенча урынбасары Алсу Хөснетдинова, укучылар йорты методисты Райлә Фәхретдинова катнаштылар. Ә районыбызда укытучыларның пленар утырышы 27 августта була. 21-22 нче августта секция утырышлары узачак.