Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә таңы» газетасы укучыларына туй котлаулары

Август-сентябрь айлары туйларга бай. Шул сәбәпле, өйләнешүчеләр белән беррәттән, туй мәҗлесләренә баручылар саны да бермә-бер арта. Ә бу, әлбәттә, туйга саласы бүләк һәм котлау уйларга кирәклеген искәртә. Бүләкнең нинди булуын үзегез хәл итсәгез, теләк әзерләргә без булышабыз. Сезнең игътибарга туй котлаулары тәкъдим итәбез. Бер-берегезне табып кавышкансыз, Икегез дә нинди сөйкемле!...

  • Август-сентябрь айлары туйларга бай. Шул сәбәпле, өйләнешүчеләр белән беррәттән, туй мәҗлесләренә баручылар саны да бермә-бер арта. Ә бу, әлбәттә, туйга саласы бүләк һәм котлау уйларга кирәклеген искәртә. Бүләкнең нинди булуын үзегез хәл итсәгез, теләк әзерләргә без булышабыз. Сезнең игътибарга туй котлаулары тәкъдим итәбез.

Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

* * *
    • Тәбрик итәм кавышу көне белән,
      Котлы булсын туегыз.
      Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
      Яңа матур тормыш корыгыз.
      Матур булсын алгы көнегез,
      Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
      Һәркем тормыш юлыгызны
      Аяз күккә карап тиңләсен.
      Теләгем шул: тормыш юлыгызда
      Бер-берегезгә терәк булыгыз.
      Матур кызлар, батыр уллар үссен,
      Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.
* * *
    • Яшәгез матур пар булып,
      Икегез бер җан булып,
      Күршеләргә үрнәк гаилә,
      Дуслар өчен дан булып,
      Изге мәхәббәт хисләрен
      Вакламыйча саклагыз.
      Тормыш дигән олы юлдан
      Гел янәшә атлагыз.
* * *
    • Бүген сезнең язылышкан,
      Никахлашкан көнегез,
      Тантаналы бу мизгелнең
      Кадерләрен белегез!

      Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
      Елмаегыз, көлегез!
      Бөтен дөнья бәйрәм итә,
      Сезне котлый - күрегез!

      Бүген сөю диңгезендә
      Рәхәтләнеп йөзегез,
      Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
      Бүгенгедәй мәхәббәтле
      Булсын һәрбер көнегез!
* * *
    • Зарыгып көткән туй көнегез килде,
      Бар дөньяны гөлгә, нурга кумде.
      Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
      Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
* * *
    • Бер-берегезне табып кавышкансыз,
      Икегез дә нинди сөйкемле!
      Күзгә-күз карашып елмаясыз,
      Бер гөл чәчәкләре шикелле!

      Бер-берегезгә ныклы терәк,
      Иптәш, сердәш булыгыз,
      Давыл-яңгырга бирешми
      Гел янәшә торыгыз!
      Котлы булсын туегыз
  •  
  • Ай! Кояштай елмая
    Буген сезнең йөзегез
    Аерым идегез сез кичә
    Буген инде икегез.
    Ике йөрәк, бер үк җырны
    Җырлый башлый бугендән
    Кайгы-хәсрәт дигәннәре
    Ерак йөрсеннәр сездән.
    Дуслык, туганлык хисләре
    Алар сездән сүнмәсен.
    Үстерегез уллар-кызлар
    Гомер әрәм утмәсен.
    Тормыш булгач - барда була.
    Булыр авыр минутлар
    Бергә-бергә киңәш итсәң,
    Алар сездән тиз узар.

    • !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев