15 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә сайлаучыларның 99,5 проценты тавыш бирде
Әтнә районында сайлаулар тыныч узды. Барлык сайлаучылар саны 10407 булып, барлыгы 99,5 проценты сайлауларда үз тавышын бирде. 46нчы бермандатлы Арча сайлау округыннан тәкъдим ителгән кандидатлар җыйган тавыш. Ринат Закиров - 98 процент, Әдһәм Касыймов - 0,9 процент, Илһам Низаметдинов - 0,5 процент, Рината Шәфигуллина 0,3 процент тавыш җыйган. "Бердәм Россия"...
-
Әтнәдә кабат янгын
Әтнәнең Зелень урамы, 25 йортта янгын чыкты. Вакытында килеп җиткән янгын сүндерү машиналары янгынның үрләп китүенә ирек куймады. Шунысын да әйтергә кирәк, бу урамда су торбаларын алмаштыралар, ә бу исә машиналар керү юлында өстәмә каршылыклар тудыра. Янгын сүндерүчеләрнең, тирә-күршеләрнең оператив булуы янгынны вакытында сүндерү мөмкинлеген бирде. Янгынның чыгу сәбәпләре тикшерелә.
-
Укучылар янгын сүндерүчеләр ролендә
Районның күзәтчелек бүлегеннән хәбәр итүләрендә 25 участокта да дежур торулар оештырылып, аларда хәвеф-хәтәрләр булмаган. Сайлаулар тыныч узган. Моннан тыш, республикада укучылар арасында янгын сүндерүчеләр һөнәренең үзенчәлекләренә өйрәтү буенча ярышлар уза. Әлеге ярышларда безнең Олы Әтнә урта мәктәбеннән 8 кешелек команда көч сынашачак. 4 егет һәм 4 кыздан торган команда Биектауда...
-
Балачакка кайттым
Элек һәм хәзер Беренче сентябрь көнне авылымның башлангыч сыйныф укучылары, алар алты укучы, әти-әниләр, әбиләр без дә бәйрәмгә барган идек. Менә шул чара кисәк кенә балачакка алып китте. Мәктәбебез уку елына тулы хәзерлек белән кергән. Укытучыбыз Гөлсинә Гайфуллина барыбызны шатланып каршы алды. Балаларның матур итеп шигырь сөйләүләренә, җырлауларына сокланып утырдык....
-
Әтнәдән без өчәү чыгып киттек
18 яшендә, әле сабыйлыктан да чыкмаган килеш сугыш утына кереп киткән Рәхимҗан абый Мозаффаров 1942 елның августында сугышка киткән чагын әнә шулай дип искә ала. Тик өч авылдашны Казанга җиткәч тә аералар. "Алар белән бүтән күрешә алмадым", - ди Рәхимҗан абый. Ә үзен башта Суслонгерга, укырга җибәрәләр. Аннан соң Мурманскига....