Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән без өчәү чыгып киттек

18 яшендә, әле сабыйлыктан да чыкмаган килеш сугыш утына кереп киткән Рәхимҗан абый Мозаффаров 1942 елның августында сугышка киткән чагын әнә шулай дип искә ала. Тик өч авылдашны Казанга җиткәч тә аералар. "Алар белән бүтән күрешә алмадым", - ди Рәхимҗан абый. Ә үзен башта Суслонгерга, укырга җибәрәләр. Аннан соң Мурманскига....

18 яшендә, әле сабыйлыктан да чыкмаган килеш сугыш утына кереп киткән Рәхимҗан абый Мозаффаров 1942 елның августында сугышка киткән чагын әнә шулай дип искә ала.

Тик өч авылдашны Казанга җиткәч тә аералар. "Алар белән бүтән күрешә алмадым", - ди Рәхимҗан абый. Ә үзен башта Суслонгерга, укырга җибәрәләр. Аннан соң Мурманскига. Сугышка ул 120 миллиметрлы полк минометы наводчигы булып килеп керә, 1244 санлы укчы полкта хезмәт итә. Алар Волхов фронтында Ленинград юнәлешендә дошманга каршы көрәш алып баралар. 1944 елда Рәхимҗан абый сул кулы яралану сәбапле, туган якларына кайтарыла.

Күәм авылында туып-үскән, биредә 6 сыйныф белем алган Рәхимҗан авыл өчен бик кирәкле кеше була. Бөтен гомерен күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлый ул. Кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да өйдә тик утырмый. Сөт тә җыя, ындыр табагында җитәкче дә була. 1951 елда авылдашы Асия белән тормыш корып җибәрәләр. Рәхимҗан абыйның әтисе алар өйләнешкән елны, ә әнисе 90 яшенә җитеп вафат була. Асия апа колхозда сыер сава. Өч кыз, бер малай үстерәләр. Тагын бер уллары дүрт айлык вакытта үлеп китә. "Асия үзе белән эшкә, ындыр табагына алып менгән иде,шунда күз генә тидерделәр", - дип искә ала Рәхимҗан абый. Хатыны үзе дә моннан 9 ел элек вафат инде. Рәхимҗан абый бүген кызы Хәвәрия, кияве Наил белән гомер итә. Ә барысы Рәхимҗан абыйның 9 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Төп йортта үскән ике оныгы Казанда укый, ә оныгы Алмаз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының соңгы курсында укый. Армиягә барырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев