15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сайланган Татарстан лидерының инаугурациясе 18 сентябрьдә уза – “Әтнә таңы”
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты булып сайлануы турында таныклык алды инде. Инаугурация көнен ТР Дәүләт Советы президиумы раслады. Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, вазифасына керешкәч үк, ул ант кабул итә һәм берничә мәҗбүри указга имза сала. Шул исәптән, төбәк хөкүмәтенең отставкага китүен дә раслый. Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм...
-
Әтнәгә яңгырлар килә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда 16 сентябрьгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында яңгырлар явачак. Төнге температура 6-11 градус җылы булачак. Ә аңа кадәр, бүген - 15 сентябрьдә, Әтнә районында көзнең җылы, аяз һавасы хөкем сөрә. Бәрәңгесен алып бетермәүчеләр бәрәңге ала. Татарстанда да бүген алмашынучан болытлы һава...
-
Әтнә халкы Михай Волонтирны ярата иде
СССРның халык артисты "Цыган" фильмында төп рольне уйнаучы Михай Волонтир 82 нче яшендә Молдавиядә вафат булган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Соңгы айларда актер авыр хәлдә, больницада ята. Яман шеш авыруы, катлаулы диабет аның күзләрен күрмәс итә. 1990 елларда ул бер-бер артлы операцияләр кичерә. Шулай булса да 2014 елга кадәр...
-
Әтнәнең Түбән Көек мәктәбендә - "Мәрхәмәтле Татарстан”
Түбән Көек мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән бергә «Мәрхәмәтле Татарстан - Осенняя неделя добра" хәйрия акциясе кысаларында балалар бакчасында концерт куйганнар. "Спортивный Татарстан" акциясе уздырганнар: биредә укучылар тәнәфес вакытында төрле спорт чараларында катнашалар. Бу хакта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Галиәхмәтова хәбәр итте.
-
Әтнә кызы, елама!
Сентябрь Көзге күкне иңләп оча Пәрәвезнең аклыклары. Алмаларга тулып беткән Сентябрьнең шатлыклары. Үтте инде, онытылды Гамьсез җәйнең ялгышлары. Синнән миңа соңгы сәлам - Сентябрьнең сагышлары. Сары яфрак учка кунды - Елама дип үгетләве. Суга язган тәүбә кебек Сентябрьнең өметләре. Көзләр белән ник төзәлми Йөрәгемнең җәрәхәте? Җылытмый да, юатмый да Сентябрьнең...
-
"Әтнә таңы" - юл һәлакәтендә бер кеше үлгән
Күрше Арча районы Ашытбаш- Шушмабаш трассасының 11 километрында юл һәлакәте булган. " Приора" йөртүчесе югары тизлектә барып, кюветка очкан. Машина каплану нәтиҗәсендә 1971 елгы ир-ат вафат. Аның куркынычсызлык каешын эләктермәгән булу ачыкланган. Машина йөртүче тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
-
Әтнәдә күргәннәр кабатланмасын иде
Әтнәдә күргәннәр кабатланмасын иде Миңа хәзер 88 яшь, безнең яшьлеккә бик авыр чор туры килде, сугыш башланды. Мин 6 класста укый идем. Әниебез авырта иде. 30 ноябрь көнне вафат булды, без биш кыз бала, олыбызга - 17, кечебезгә 3 яшь. Әтиебез 48 яшендә иде, ул беренче бөтендөнья сугышында хезмәт иткән....
-
Әтнәнең Бәрәскә мәктәбендә – мәгълүмати дәрес
"Финанс грамоталылык көне" уңаеннан мәгълүмати дәрес оештырдык", - дип хәбәр итте Бәрәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Һиндия Әхмәтҗанова. Биредә Казан шәһәренең Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре белән очрашу уздырганнар. Шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләре булдыру һәм пенсия системасындагы үзгәрешләр турында сөйләшкәннәр.