15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр субсидия өләшәләр
Терлек асраучыларга дәүләт ярдәме хакында язып торабыз. "Әлегә кәгазе генә, акчасын күргән юк", дигәннәр иде бер язгач. Инде акчасын да өләшә башладылар. Фотода Күлле Киме авыл җирлеге хезмәткәрләре халыкка субсидия биргән вакыт. Бу юлы - сыер асраучыларга бирде алар. Бу яңалыкны хәбәрчеләребез Ары авылында яшәүче Кадимовлар җиткерде. Башка авыл җирлекләрендә...
-
Әтнәнең Күлле Кимедәге яңа ферма торагы күзне ерактан ук иркәли
Күлле Киме авылының Ары юлы чатында төзелүче яңа торакны газетабызда искә алган идек инде.
-
Күлле Киме мәктәбендә җылыту мәшәкатьләре - "Әтнә таңы"
Күлле Киме мәктәбендә директор Рәдис Хәмидуллин үзе каршы алды. - Менә мәктәпкә җылылык ялгыйбыз. Күргәнегезчә, ремонт эшләре бара, - дип каршылады. - Аңлавымча, мәктәпнең җылылык системасын, дөресрәге, торбаларын алыштырганнар. Элек җир астыннан үткәне сафтан чыккан, яңасын өстән уздырганнар. - Район хакимияте ярдәме һәм үз көчебез белән ремонтлыйбыз. Шөкер, финанслау да...
-
Әтнәләргә совигрипп вакцинасы ясыйлар
Гриппка каршы 790 вакцина кайтып 18 яшьтән олыракларга ясалганын хәбәр иткән идек. Район үзәк больницасына тагын кайтты вакцина: 350 дозасы - балаларга, 950 дозасы 18 яшьтән олыракларга ясалачак. Бүгенге көндә шул прививканы кадау эше бара. "Совигрипп вакцинасы гриппның берничә төренә каршы тора ала", - ди табибә Лилия Хәйруллина.
-
Әтнәдә “Чулпан”га мәктәп булыша
Күлле Киме балалар бакчасына 19 бала йөри, тиздән Арыдан тагын бер бала төшә.
-
Әтнә егете укытучысы белән бергә...
Аллага шөкер, бар бездә сәләтле, талантлы яшьләр. Әле күптән түгел агымдагы елның сентябрь аенда Яңа Шашы мәктәбе укучысы Разил Корбанов ТР Язучылар берлеге, ТР "Ватан" Яшьләр үзәге, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы үткәргән "Җиңү җыры-Песня Победы" II Республика әдәби бәйгесенең "Поэзия" номинациясендә җиңү яулап, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Укытучысы...
-
Әтнәләр, сидек капчыгы яман шеше
Хәзерге вакытта сидек капчыгы яман шеше онкологик авырулардан ирләр арасында - 8 урында, хатын-кызлар арасында 18 урында тора. Илфат ГАЛИЕВ, табиб Авыручыларның күбесен олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Чагыштырмача аз таралуы нәтиҗәсендә күп вакытта халык бу авыруга тиешенчә игътибар бирми. Сидек капчыгы рагы килеп чыгуда төп факторлар: буяу матдәләре, химик...
-
Әтнәләр, бүген дә кичәгечә
Бүгенге һава торышы белән танышасыгыз киләдер. Салкынча һава хөкем сөрә, урыны белән яңгырлы. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республика буенча яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил көтелә. Һава температурасы көндез 9-14 градус җылы булачак. 16 сентябрь төнендә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явуы көтелә. Температура 3-8 градус...
-
Әтнәдә – 96 %
Татарстанда зәб сукасы уздыру 60 процентка башкарылды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары әнә шулай ди. Әтнә районы бу өлкәдә алда бара. 15 сентябрьгә тиешле җирләрнең 96 процентында зәбкә сөрелде. Барлык эшләгән 44,1 мең гектарның 30 меңе тирән итеп эшкәртелде.
-
Әтнәләр, бу язмалар бик кыйммәтле
Әнием көндәлегеннән Бу язмалар бик кыйммәтле Гомер буе Олы Бәрәзә авылында яшәгән, егерме ике яшендә өч бала һәм кайнана белән тол калган, кырык ел мәктәптә укыткан әнием Сабитова Зәкия Фәйзрахман кызы (1919-1994) көндәлек булган вакыйгаларны блокнот-дәфтәргә теркәп барырга яратты. Кем киткән, кем кайткан, һава торышы, бәрәңге алу-утырту, авылның бакыйлыкка күчкән...