15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәле бакчасыннан йөрәк казып алган
Ветстанциянең элекке җитәкчесе Нурияздан Сибагатов редакциягә менә шундый йөрәк тотып керде. Бәрәңге бакчасыннан казып алган ул бу йөрәкне... менә шундый бәрәңге. Гаиләнең тигез, түгәрәк бәхеткә төренеп яшәвенә дә ишарә күрәсең.
-
Әтнә халкы дин сабагы ала
"Дин сабагы алмакчы идек. Районның кайсы авылларында, кайчан укыталар? Шул хакта яза алмассызмы? Раилә". Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу хакта район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиевкә әйттек.
-
Әтнәләр Эльмираның шигырьләрен ярата
Миндә һаман хәлләр шул бер көе. Аҗагандай. Җәйдә эзләремне Җилләр үбә. Үзеңдә ни хәлләр?! Күпме гомер күмер...Үзгәрдеңме?! Үзгәрдеме күзләреңнең төсе?! Синең күзләр хәзер нинди төстә?! Бик кайтасым килә. Кайтып булмый... Яшьлек төсе калган синле кичкә!.. Кайтарасым килә! Сине түгел... Үз-үземне. Шул канатлы чакны! Кул сузымы ара булган. Хәзер -гасыр. Мәхәббәттән...
-
Әтнәнең су буе – чүплек түгел!
Әтнәнең су буе - чүплек түгел! Табигатьне ярата безнең халык! Матурлыкка соклана беләбездерме юкмы, анысы бәхәсле, ә менә ял итү дигәндә күз иярмәс тизлектә хәрәкәт итәбез. Адәм баласы булган җирне һәрвакыт белеп була, чөнки эзе кала, чүбе кала. Күпне беләбез, тик җыештыра, чүпне күтәрә алмыйбыз. Аз гына ялгышам, күтәрәбез, күз...
-
Әтнәнең зур проблемасы
Мәсьәлә хәл итүне сорый Яңа Бәрәскәнең зур проблемасы Юлыбыз юк, машина бата, Басуда - кыргый этләр. Ике бала җәяү йөри, Эт тисә алар нишләр? Яңа Бәрәскә авылында яшәүче ике бала Күлле Киме авылына укырга йөриләр. Алар икесе бертуганнар. Бу ике баланы әниләре көн саен Ары авылы дамбасына кадәр озатып куя....
-
Әтнәнең Олы Мәңгәр җирлегендә урамнар үзгәрә
Урамнарга таш җәелә Әле кайчан гына авыл җирлекләрендә референдумнар үтәчәк дип шау- гөр килгән идек. Вакыты җитү белән референдумы да үтте, акчасы да җыйнап алынды. Сүз башка, эш башка дип әйтергә яратсалар да, әлеге игелекле эшнең күркәм нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Олы Мәңгәр авылында узган референдумда һәр хуҗалыкта яшәүче кеше...
-
Әтнә командасы волейбол ярышына китте
Волейболчы кызлар Алексеевскига китте Әтнә спорт мәктәбенең волейбол түгәрәгенә йөргән 2001-2002 елгы кызлар Алексеевский районында 15- 18 октябрь көннәрендә Татарстан беренчелегенә үтүче республикакүләм волейбол ярышында катнашачаклар. Команда тренерлары Руслан Исмагилов һәм Фаил Гәрәев җитәкчелегендә барачак. 29 октябрь- 1 ноябрь көннәрендә исә 1999- 2000 елгы кызлар командасы Кукмарада үтүче нәкъ шундый...
-
Әтнә кызлары - олимпиада җиңүчеләре
Башлангыч һәм 5 нче сыйныфлар арасында узган республикакүләм "Мир вокруг нас" олимпиадасында катнашып, Бәрәскә урта гомүмбелем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Хөсәенова Миләүшә I дәрәҗә диплом һәм Сафина Алинә сертификат белән бүләкләнделәр. Укытучылары Хисматуллина Надия Вафа кызы һәм Хисматуллина Зөлфия Илгиз кызы.
-
Әтнә 113 бал җыйды
Алдынгылар ышыгына сыенырга җай бетә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, алдагы елларда республика районнарының авыл хуҗалыгы буенча эшчәнлегенә гомуми бәя бирү тәртибе үзгәрә. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр - кыскасы, һәркем хезмәтенә карата тиешле бәя алачак. Моның өчен министрлыкның махсус комиссиясе авыл...