Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Олы Мәңгәр җирлегендә урамнар үзгәрә

Урамнарга таш җәелә Әле кайчан гына авыл җирлекләрендә референдумнар үтәчәк дип шау- гөр килгән идек. Вакыты җитү белән референдумы да үтте, акчасы да җыйнап алынды. Сүз башка, эш башка дип әйтергә яратсалар да, әлеге игелекле эшнең күркәм нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Олы Мәңгәр авылында узган референдумда һәр хуҗалыкта яшәүче кеше...

Урамнарга таш җәелә

Әле кайчан гына авыл җирлекләрендә референдумнар үтәчәк дип шау- гөр килгән идек. Вакыты җитү белән референдумы да үтте, акчасы да җыйнап алынды. Сүз башка, эш башка дип әйтергә яратсалар да, әлеге игелекле эшнең күркәм нәтиҗәләре дә озак көттермәде.

Олы Мәңгәр авылында узган референдумда һәр хуҗалыкта яшәүче кеше башыннан биш йөз сум күләмендә акча җыю турында килешенде. Туган авылының язмышына битараф булмаган һәркем бу эшкә кулдан килгәнчә үзеннән ярдәм күрсәтергә тырышты. Җәйләр үтеп, беркат эшләр беткәч, авыл җирлеге башлыгы Вәзыйх Хисмәтуллинның ныклы күзәтчелеге астында Олы Мәңгәр, Бәхтияр, Иске Мәңгәр авылларының иң начарлардан саналган юлларына таш салына да башлады. Бүгенге көндә Бәхтияр авылының төп урамнарына таш җәелеп беткән инде, бу урамнарны тоташтырып кына бетерәсе бар. Олы Мәңгәрдә исә Ленин урамының түбән башы, Школьная, Совет урамының Атау башы, Тарлау урамы, Татарстан урамнарына таш җәю күздә тотыла. Бирегә таш кайтартылган инде, тигезләп җәю эшләре дә төгәлләнеп килә. Бу эшне "Татавтодорның" район хуҗалыгыннан килгән грейдер башкара. Өлешчә күмәк хуҗалык бульдозерында Габделбәр Әүхәдиев та булыша. Шунысын да әйтергә кирәк, авылның алда санап кителгән бу урамнарында яшәүчеләр язын-көзен юллар булмау сәбәпле бик азапланды. Авыл кешесен начар юл белән генә куркытып булмый, анысы. Моннан күпкә начарны да күргән кешеләр яши биредә. Тик пычрак сезоннарда машина белән чыгып йөрүләре бигрәк тә газап иде шул. Андый вакытларда мәсәлән, түбән очка төшсәң, юл беткән җирдә машина стоянкасы диярсең. Казаннан якыннарының хәлен белергә кайтучылар да интекте. Ә авырып китеп, аяктан калучыларны әйткән дә юк инде.

" Авыл халкына бик зур рәхмәт, чын күңелдән аңлап, җитди рәвештә кабул иттеләр. Нәтиҗәсе бүген үзләренең күз алдында",- ди авыл җирлеге башлыгы. Билгеле, халык арасында төрлесе бар. Кемнәрдер эшнең барып чыгасына ышанып та бетмәгәндер. Тик шуңа да карамастан, башкарылган эшне күреп аларның да фикерләре уңай якка үзгәрер дип өметләнә Вәзыйх Хисмәтуллин.

Үзара салым акчасының күпмедер өлеше асфальт җәелгән урамнарның чокыр- чакыр ремонтына тотылачак. Әмма бу эшне башкарып чыгардай подрядчикны гына таба алмыйлар әлегә." Асфальт ремонты 150 -250 квадрат метр җиргә каралган. Тик подрядчикларның мондый "вак-төяккә" исе китми. Бәяне бик каты күтәрәләр",- ди җирлек башлыг


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев