15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Ник чабалар - бу бит һәлакәт
Эштән кайтышлый шундый хәлгә тап булдым: "классика" "ВАЗ" бар көченә чабып, узып китте. Кышкы юлда түгел, җәен дә болай йөрү бик куркыныч. Ярый да машинада үзе генә булса, юк бит, эчтә тулы халык. Аннан соң, ярый да ул сине тыныч кына узып китсә, юк бит, әнә машинаның артын уңга-сулга болгап...
-
Баланы ток суккан
Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты пресс-хезмәте, көчле ток удары алып, бала һәлак булган дип белдерә. Бу хәл 14 декабрь көнне Менделеевскида була. Яшь ярымлык малайны йокы бүлмәсендә калдырып, әнисе кухняга чыгып китә. Блендер детальләре белән уйнап, бала бармакларын розеткага тыга. Кызганыч, ул урында ук һәлак була. Хәзер РФ Җинаятьләр кодексының 109...
-
Әтнә балалар китапханәсе җиңүчеләрне котлый
Республика балалар китапханәсе игълан иткән "Музей литературного героя" дип аталган балалар иҗаты бәйгесенең 2 туры тәмамланды. Төрле әкият геройларын чагылдырган кул эшләнмәләре белән катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Менә алар: Югары Сәрдә авылыннан Хайруллина Иркә - 1 урын. Каенсар авыллыннан Хафизов Гали - 3 урын Югары Сәрдә...
-
Эльвира Хамматова: «Авыру сабыйларның берсе дә төшенкелеккә бирелми»
Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова аяусыз чир белән авыручы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Рональд Макдоналд йортында узган хәйрия концертын Эльвира иҗатташ дуслары ярдәмендә оештырган. - Моннан ярты ел элек биредә узган хәйрия концертында катнашып кайткач, авыру балаларны кызганып бер атна буе еладым. Күңелдә бик авыр тойгы калган иде....
-
Сак булыгыз - хайваннар тешли
1000 кешегә 266 хайваннар тешләү очрагы туры килә, ди Таһир Һадиев. (Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда котыру чире белән авырган хайваннар саны 17 тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта бүген республика закон чыгару органының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында аның җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте....
-
Исемең матур... кемнәр куйган
Рабит Батулла: «Татарларның ата-баба исемнәреннән ваз кичә башлауларына 90 ел тула, бу олуг бәйрәмне уздырырга бүгеннән әзерләнергә кирәктер!» («Шәһри Казан» гәзитәсенең быелгы 6 декабрь санында басылган Йолдыз Шәрипованың «Исемең... ямьсез...» мәкаләсенә кайтаваз) Татар зыялыларының (зыясызларының) утызынчы еллардан алып, бүгенгә чаклы балаларына кушкан исемнәре татарның таркалу (деградация) упкынына таба ажгырып барганы...
-
Әтнә студентлары кардан сыннар ясыйлар
Алдагы тракторны күргәч тә гаҗәпләндем: шул кадәр охшаса да охшар икән! Тәрәзәгә "стеклоочиститель"гә кадәр ясап куйганнар. Үзләре дә: "Пускач бавы гына юк", - дип көлешәләр. Шунда ук Әтәчне ясап бетереп яталар иде, анысы трактор артында ук була. Горур кыяфәтле, кикрикләре бик мул күренде. Ә техникумга керер алдыннан гына Кыш бабай...
-
Исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрнең йөзен җәмәгатьчелеккә күрсәтергә кирәк
Шулай итеп, Президент Татарстан юлларындагы һәлакәтләрне киметергә, юл культурасына чакырырга тели. Быел, соңгы еллар эчендә беренче тапкыр, юл-транспорт һәлакәтләре кискен арткан. Республиканың һәр өченче районында аварияләр санының үсеше күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең кушма утырышында республиканың Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр...
-
Татарстан "Май указлары"н үтәү буенча - беренче!
Татарстан занял первое место в рейтинге регионов РФ по реализации «майских указов» Второе место в рейтинге занял Дагестан, за ним идет Приморский край. (Казань, 14 ноября, «Татар-информ»). Компания «Медиалогия» подготовила медиарейтинг регионов России, по выполнению «майских указов» Президента РФ Владимира Путина, подписанных им в мае 2012 года. Татарстан возглавил таблицу...
-
Әтнәдә көрәш бәйгесе уза
Республика муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында безнең районның да 13 кешелек командасы йөзү, җиңел атлетика, шахмат, өстәл теннисы буенча спорт бәйгеләрендә көч сынашачак. "16 - 17 декабрь көннәрендә районда яшь талантларыбызның "Йодызлык -2016" фестивале уза. 23 декабрьдә исә данлыклы якташыбыз Бәрәзә Хафиз призына 2002 һәм яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе узачак", -...
-
Әтнә сөте һаман арта
Район хуҗалыкларының ничек эшләвенә күз салыйк. Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 15 декабрьгә тулай савым, өченче - бу көнне бер баш сыердан савым, дүртенче - узган елдан артык яки ким, бишенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт күләме узган елдан артык яки ким (килограммнарда) Шахтер 25501 25,50 +0,75...
-
Кизләү чишмәсе яңарган
Хәтерлисезме, Кизләү чишмәсен ремонтлыйлар дип язган идек. Ремонт эшләре уздырылган. Профнастил белән тышлап, тәрәзәләрен поликарбонаттан куйганнар. Элек улактан суытуры агып чыкса, хәзер ул кырыйдан, ишек астыннан ага. Эчтә дә азрак үзгәрешләр бар. Кыскасы, матур булган. Таза, нык - озын гомерле дә булсын иде.
-
Киләчәк светофоры
Киләчәктә безне менә шундый светофорлар туктатырга мөмкин. Мондый светофорга берничек тә игътибар итмичә калып булмый. Аннан соң, әллә ни чыгымлы да булмас кебек. "Эта замечательная жизнь" бездә нәкъ шулай булачак дип раслый. Ә сез ничек уйлыйсыз, сезгә мондый светофор ошыймы?