16 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Ответы на актуальные вопросы предпринимателей-клиентов «Татфондбанка»
В Деловом центре Торгово-промышленной палаты Набережных Челнов и региона «Закамье» прошло очередное заседание Антикризисного штаба по поддержке предпринимателей-клиентов «Татфондбанка». Как показывает практика, представители челнинских компаний обращаются к экспертам с идентичными запросами. Портал sntat.ru приводит самые злободневные. Что произошло? В декабре 2016 года «Татфондбанк» ввел лимит на снятие наличных, ограничил выдачу...
-
Пенсионерларга уяулыкны арттырырга кирәк!
Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән. Мәгълүм булганча, гыйнвар аенда Россия...
-
Мамадышта яшүсмерләр "Ауди" урлап Казанга килгәннәр
Казанга киләселәре булган да, акчалары булмаган күрәсең: яшүсмерләр Мамадышта автомобиль урлап Казанга киләләр. Гаҗәп хәл: аларны бер генә җирдә дә ДПС туктатмый. Монда йоклагач, Түбән Камага барырга чыгалар. Шәһәргә килеп җиткәндә генә туктаталар аларны. Туктатуга, автомобильдән чыгып чабарга телиләр. Шулай да аларны тоталар. Бу хакта "Эфир" телеканалы хәбәр итә.
-
Азат табылган, тик вафат булган
Хәтерлисездер, өе янәшәсендә кинәт югалган егет турында язган идек. Аны Яр Чаллы шәһәре белән янәшә урнашкан бакчачылык ширкәтендә тапканнар. Үлеме криминал белән бәйле түгел, ул туңып үлгән, дип яза "Челнинские Известия" Чыганак: http://www.mamadysh-rt.ru/
-
Йөртүче инспекторга суккан
Бөгелмәдә ЮХИДИ хезмәткәре документларны тикшерер өчен автомобильне туктата. Йөртүче "права"сыз булып чыга, исерек хәлдә йөрткән өчен инде мәхрүм ителгән була. Шунысы кызык, инспектор туктатканда да исерек була ул. Ә инде протокол төзергә дип инспекторның эш машинасына кереп утыргач, йодрыкларын эшкә җигә - ДПС хезмәткәренә суга. Хәзер аңа административ кына түгел,...
-
"Ту" очкычында һәлак булган Ралинаны соңгы юлга озаттылар
Бүген, 16 гыйнварда Кара диңгез өстендәге Ту-154 очкычы авиаһәлакәтендә hәлак булган Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлаштылар. Матәм чарасы Казанның Киров районында, артистка яшәгән йорт ишегалдында узды. Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары...
-
Алты яшьлек бала машина бамперы астында кысылып калган
Канга баткан баланы үтеп баручылар машина бамперы астыннан тартып чыгарганнар.
-
Әйләнеп кайттылар яки салкыннар килеп җитте
Хәтерлисездер, моннан бер атна чамасы элек, "Көннәр җылытты, әмма суыклар әйләнеп кайта әле", дип язган идек. Гидрометеоүзәк алдагы көннәрдә -25 градуска кадәр җитә, ди. 17 гыйнвар көнне кайбер урыннарда талгын кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан исә. Төнлә 18 градускача суыклар көтелсә, иртә белән -25кә җитәчәк. Дөрес, көндез 10-15 градус салкынга кала.
-
Лена апаның якты истәлеге яшәр әле!
Бүген Казан больницаларының берсендә якташ шагыйрәбез - Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Галимҗан кызы (Шагыйрьҗан) Шакирҗанова вафат булды. Бу хакта безгә Күлле Кимедә яшәүче хәбәрчебез, Лена апа белән соңгы көненә кадәр аралашып торган Луиза апа Шәмсиева хәбәр итте. "Әле берничә сәгать элек кенә өзелде....
-
Хезмәтемне яратып башкарам, ди махсус грант откан ветфельдшер Рәдис Хәсбиуллин
- Бу һөнәрне сайлавыма тамчы да үкенмим, - ди ул. Әтисе - данлыклы механик, әнисе - тегүче, мал табибы булырга этәргеч ясардай сәбәп тә күренми. Шулай да терлекчелекне сайлаган. - Кечкенәдән мал-туарны яратам, сәбәбе шуңа бәйледер, - дип аңлата. 2004-2008нче елларда Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегендә укый,...
-
Якташыбыз, "бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт"кә - 199 яшь
Бүген мәгърифәтче, дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне-199 яшь (1818-1889). Бу уңайдан "Реальное время" тәкъдим иткән мәкалә белән таныштырырга булдык. Ул "Вконтакте"дагы дустыбыз Нияз Сабирҗанов сайтында урын алган. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ приступил к составлению трехтомника «Населенные пункты Республики Татарстан». Участники этого проекта Булат Хамидуллин и...
-
Әтнәдә - волейбол бәйгесе
Иске Яңа ел көннәрендә Әтнәдә волейбол турниры үтте. Районның яшьләр эше һәм спорт комитеты уздырган бәйгедә иң яхшы туп чөюче авыл яшьләр командалары ачыкланды. Алган мәгълүматларга караганда, турнирда 8 команда катнашты. Кискен бәйгедә Әтнә командасы җиңү яулады. Аннан соңгы урыннарны Комыргуҗа һәм Күңгәр командалары алды.
-
Торак йортлар өстенә очкыч төшкән
Дүшәмбе көнне иртән Кыргызстанда йөк ташучы "Боинг 747" очкычы Дача бистәсе өстенә егылып төшеп, 32 торак йортка зыян салган. Әлеге очкыч - Төркиянеке, РБК хәбәрләренә караганда, Гонконг - Бишкек - Стамбул маршруты буенча очкан. Манас аэропортыннан 1,5-2 километр ераклыкта, очкыч полосага сыеша алмаган дип санала. Республика МЧС хезмәте мәгълүматлары буенча,...
-
Балтачта җитди авария
Балтач-Бөрбаш юлында "Лада Гранта" һәм Brilliance автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Автомобилҗләрнең берсе каршы якка чыккан булган. Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү бара. Бу хакта Интернет Prokazan.ru хәбәр итә.
-
Диспансеризация
уены-чыны бергә Иртәгә диспансеризация үтәргә район хастаханәсенә барасың, дип килеп әйттеләр. Андый замана сүзен беренче ишетүем, шуңа аңышмый тордым. "Бабай, иртәгә район бүлнисенә духтырларга күренергә барасың,"- дип татарча әйтсәләр, аңлаган булыр идем. Шулай да күңел канатланып китте, менә бит, безнең кебек картларны ничек кайгырталар, без дә дөньяга кирәк ахрысы, дип,...