Лена апаның якты истәлеге яшәр әле!
Бүген Казан больницаларының берсендә якташ шагыйрәбез - Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Галимҗан кызы (Шагыйрьҗан) Шакирҗанова вафат булды. Бу хакта безгә Күлле Кимедә яшәүче хәбәрчебез, Лена апа белән соңгы көненә кадәр аралашып торган Луиза апа Шәмсиева хәбәр итте. "Әле берничә сәгать элек кенә өзелде....
Бүген Казан больницаларының берсендә якташ шагыйрәбез - Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Галимҗан кызы (Шагыйрьҗан) Шакирҗанова вафат булды.
Бу хакта безгә Күлле Кимедә яшәүче хәбәрчебез, Лена апа белән соңгы көненә кадәр аралашып торган Луиза апа Шәмсиева хәбәр итте. "Әле берничә сәгать элек кенә өзелде. Хәлем ярый болай, дип сер бирмәскә тырыша иде. Сызлана иде инде..."- ди Луиза апа.
1945 елның 4 июнендә Актаныш районынында укытучылар гаиләсендә туа Лена апа. Балалык еллары Арча районында уза аның. Нәсел тамырлары Күлле Киме белән бәйле.
Без, Әтнә халкы, мәрхүмәнең якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Ходай Сезгә сабырлык бирсен.
«Боҗра вә Хөҗрә: шигырьләр, поэмалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел, һәм «Сагынманлык: истәлекләр, багышламалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел, җыентыклары өчен ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган иде.
Мин Тукайның үзен күргәнем бар,
Өнемме ул, белмим, бер төшме.
Очраттым мин аны бер берьялгызын,
Кырлай кырларыннан үтешли.
Мин Тукайны тыңлап торганым бар,
Җанга сихәт бирде ул, тәнгә.
«Шүрәле»сен укып чыкты миңа,
Кырлай урманында йөргәндә.
Мин Тукайга кулым биргәнем бар,
Ышансагыз, ышанмасагыз.
Хаклыгына моның инанырсыз,
Шагыйрь якларына барсагыз.
Лена ШАГЫЙРЬҖАН
Ә менә бу язма "Сөембикә" журналында дөнья күргән иде.
Җәй уртасында туган җәй кызы Лена Шагыйрьҗан кыш башында Камал театры бинасында матур юбилеен бәйрәм итте. Каләмдәшләре, иҗатына табынучылар, дуслары, якташлары белән бергә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лена Шагыйрьҗанның иҗат кичәсе дигәч, күпләр, эшләрен бер якка куеп, күңел булганчы шигырь тыңлап кайтыйк әле дип килгәндер ул көнне театрга.
Ә мин үзем исә һаман тибәрелә килгән талантлы шагыйрьнең мәртәбәле, сәгадәтле сәгатьләрен күреп, аның өчен бер сөеним әле дип бардым. Пәрдә күтәрелгәндә сәхнә түреннән залга Нәҗип Җиһановның "Кырлай" симфониясе агылды. Язгы җиләс җил кебек моң. Шул моңга ияреп сәхнәгә башына аристократ ханымнар гына кия торган эшләпә элдергән, өстенә сәхнә өчен дип кенә тегелгән күлмәк кигән Лена Шагыйрьҗан әкрен генә атлап чыкты. Кирәк бит, кичәгә увертюра булырга тиешле музыка шагыйрәнең зиһенен чуалткан иде. Ул әле бер тын сүзен башлый алмыйча, күз яшьләренә төелеп торды. Шушы музыка аны бәхетле балачагына, садә яшьлегенә - әле әти-әниләр дә яшь һәм исән, хыяллар да әле алда чакка алып киткән икән. Бу кичәдә яшьлекнең генә түгел, инде шактый яшәлгән гомер юлының да төрле мизгелләре берәм-берәм барланды.
Лена өчен генә дип җыр җырларга чыккан Илһам Шакиров белән дә алар залны онытып озак-озак сөйләшергә әзер иде. Татар җыр һәм бию ансамблендә бергә эшләгән чакларны сагынып, җырчы Люция Хәсәнова белән дә серләшеп алырга иде исәпләре. Ләкин бит без - тамашачы бар залда.
Без бүген күп итеп шигырь тыңларга килдек бит. Шигырьләр укылды. Лена Шагыйрьҗанның озын иҗат юлында язылган дистәгә якын китапларын берәм-берәм актарып чыкканчы күпме шигырьгә тукталып үтелгәндер?! Аларны безгә Камал театрының мәшһүр артистлары Ренат Таҗетдин, Нәҗибә Ихсаный, Хәлим Җәләлов, Илтөзәр Мөхәммәтвәлиев, Дания Нуруллина, Алсу Каюмова, Миләүшә Шәйхетдиновалар укыды. Ә иң матур итеп, апасының халәтен йөрәге аша кичереп укый белгәне, әлбәттә инде, Зөһрә Шакирҗан булды. Мин бу ике чибәр кызның Күлле Киме болыннарында җитәкләшеп йөгереп йөргәннәрен, икесенең дә авыл мәктәбенең күз өстендә кашы булып яшәгәннәрен уемда тергездем.
Зөһрә туташ апасының иңнәренә бик матур ак шәл япканда зал аһ итеп куйды. Әле актанышлар, әтнәләр тезелешеп чыгып шагыйрәне (ул үзе шагыйрь дигәнне дөресрәк дип саный) зурлаганда да рәхәт булды безгә.
Чөнки исемле кичәләр итеп үткәрелмәгән кичәләрдә хатын-кызларны һаман сәхнәнең кырыенарак куалыйлар, сүз бирергә дә оныталар. Ә бүген ул әнә үзе хуҗа - тели икән, җырчыны туктатып сөйли ала, тели икән, алып баручыны сәхнәдән үк куып чыгарып җибәрә ала, ягъни бөтен нәрсә үз ихтыярында. Кичә көненә Татарстан китап нәшрияты шагыйрәнең "Сагынмаклык" дигән багышлаулар китабын да чыгарып өлгерткән. Бәйрәмеңдә китап өләшеп утыру рәхәт инде ул. Шушы рәхәтлекне аңа каршысына күп итеп китапларын китереп өйгән Фәния Хуҗәхмәт бирде.
Ыгы-зыгылы вакытта һәрнәрсәне хәстәрләп бетереп буламыни ул. Язам дисәң, кул астында каләме дә юк бит әле аның. Табылды, анысы да табылды. Култамга салыр өчен китабың, синең иҗатыңны яраткан кешеләр өчен яхшы сүзең, синең талантыңа ышанган халкың булганда андый гына вак-төякләр хакында уйламыйсың. Лена Шагыйрьҗанны зурлап, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева да сәхнәгә күтәрелде. Шагыйрә тирәсенә шактый мул куелган чәчәкләр янына ул үзенекен дә өстәде. Чәчәкләреннән дә бигрәк кыйммәтле бәяләү сүзләрен әйтте. Андый сүзне Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов та ирештерде. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган тамаша шактый озынга киткәнгә күрә, эштән соң арып барган тамашачының кичәдән ашыгыбрак китүе юбилей иясен борчымасын иде. Гел шулай була инде ул.
Әле менә үзем дә бит сәхнәгә менүчеләрне санаганда да кыскарта төшәм. Кичәнең икенче өлешен алып барган Батулла да, аның улы да, сценарий авторы сыйфатында Лена Шагыйрьҗанның бөтен китапларын сөреп чыккан Рамис Аймәт тә игътибардан читтә кала язды.
Асия Юнысова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев