16 март 2018 яңалыклары
-
Юлчылар өч смена эшләделәр
Кичә төнлә буран чыгу сәбәпле, "Татавтодор"ның Әтнә участогы юлчылары 3 смена белән эшләделәр. - Районыбыз юлларында 4 КДН (КамАЗлар), 2 грейдер, 3 МТЗ, 1 погрузчик эшләде. Бүген кичә эшләгәннең тагын бер кат сыйфатын яхшыртыр өчен, шул ук техникалар юлгы чыгып киттеләр...- ди юлчыларның Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитов.
-
Күлле Киме авылында яшәүче Гайсин Риваль Галимҗан улының 16 март көнне 60 яшьлек юбилее!
Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Киң күңелле, олы йөрәкле, көчле рухлы, кешелекле, безгә зур таяныч булган, әтиебез белән без бик бәхетле. Үзеңнең төпле, дөрес киңәшләреңне биреп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең өчен без чиксез рәхмәтле. Син безнең тормыш маягыбыз. Кайда гына эшләсәң дә, хезмәтеңне...
-
Түбән Бәрәскә авылында яшәүче кадерлебез Хәкимҗанова Гөлсәрия Вәккәс кызының 14 март көнне туган көне.
Сине ихлас котлап, ныклы сәламәтлек, бер кайгысыз имин көннәр, кояштай озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларыңның игелекләрен күреп, тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Безнең шатлык-борчуларыбызны үз йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш итеп, ярдәм итеп торганың өчен мең рәхмәтләр сиңа. Янәшәбездә синдәй әниебез булу белән без чиксез бәхетле. Күңел тынычлыгы, бәрәкәтле...
-
Мәрҗән авылында яшәүче Фатхрахманов Илдар Лотфрахман улының шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешебез, таянычыбыз, киңәшчебез. Гомер юлында ышанычлы ир дә, кайгыртучан әти дә, ярдәмчел туган да, оныкларың өчен кадерле бабай да. Киләчәктә дә без, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән озак еллар гомер кичерергә язсын....
-
Егетләргә ябык кызлар ошыймы? Әллә...
Ир-ат халкына ябык һәм матур фигуралы кызлар гына ошыймы, дигән сорау турында галимнәр дә уйлана. Чыннан да, ир-атларның күбесе төз гәүдәле хатын-кызларга күбрәк игътибар итә. Ирләр өчен ябык кызлар яшьрәк булып тоела. Тулы гәүдәле ханымнар исә олырак күренә икән. Бу тикшеренү, әлбәттә, барлык ир-атларга да кагылмый. Тик ир-атларның күпчелеге шушы...
-
Ваһапов фестивале йолдызлары - Әтнәдә
-
Көчле бозлавык
Бүген Татарстанда болытлы һава. Вакыты белән кар, юеш кар явачак, урыны белән көчәергә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, республиканың көнчыгышында -12˚; көндез -3..+1˚ градус. Юлларда көчле бозлавык, кар көртләре хасил булырга мөмкин.