Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күлле Киме авылында яшәүче Гайсин Риваль Галимҗан улының 16 март көнне 60 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Киң күңелле, олы йөрәкле, көчле рухлы, кешелекле, безгә зур таяныч булган, әтиебез белән без бик бәхетле. Үзеңнең төпле, дөрес киңәшләреңне биреп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең өчен без чиксез рәхмәтле. Син безнең тормыш маягыбыз. Кайда гына эшләсәң дә, хезмәтеңне...

Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Киң күңелле, олы йөрәкле, көчле рухлы, кешелекле, безгә зур таяныч булган, әтиебез белән без бик бәхетле. Үзеңнең төпле, дөрес киңәшләреңне биреп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең өчен без чиксез рәхмәтле. Син безнең тормыш маягыбыз. Кайда гына эшләсәң дә, хезмәтеңне намус белән, зур җаваплылык тоеп башкарасың. Без сиңа сокланабыз. Изге күңелле, ярдәмчел, туган җанлы булуың белән горурланабыз. Сине бик яратабыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле гомер көзләре телибез. Әниебез белән бер-берегезне тулыландырып, әбиебезне кадерләп, туган йортыбызның утын сүндермичә, безнең балачак җылысын саклап, яңадан-яңа шатлыклар белән куанып озын-­озак яшәргә язсын сезгә.
Бездән теләк: офыгыңда
Болыт аз булса иде.
Күңелеңдә һәрчак кояш,
Һәрчак яз булса иде.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз
Рүзилә, Регина, киявегез Эльвар,
оныкларыгыз Ислам, Эльнара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев