16 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә Радик Фәизовны искә алдылар
Радик Фәизов 1931 елның 15 маенда Дусым авылында дөньяга килә. Язучының тормышка карашлары биредә формалаша. Яшьлек һәм гомерлек дусты Наил Сабировның авылда язучы исемендә музей оештыруы символик мәгънәгә ия. Мәдәният йортында урнашкан ул. Бирегә мәрхүмнең җәмәгате Дамирә ханым, якташлары, дуслары Наил Сабиров, Ринат Фазлыйәхмәтов, Минһаҗ Кашапов, авылдашлары килгән иде... Бу...
-
Әтнәдә салым күтәрелерме
Россия Дәүләт Думасында салымнарны күтәрү буенча сөйләшүләр баруын расладылар. Бу хакта Хәбәрләрнең милли хезмәте хәбәр итә. Хөкүмәт кече бизнес һәм импортны алыштыручы предприятиеләрне стимуллаштыру, ә байларга һәм зиннәткә салым арттырасы урынга, фискаль йөкләнешне арттырырга булды, дип саныйлар парламентта.
-
Ишеттегезме, Әтнәләр, фермерларны яшен суккан
Бангладешта яшен сугу аркасында берьюлы 50 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләрнең күбесе фермерлар булган. Яшен вакытында алар дөге кырында эшләгән. Яшен корбаны булучылар арасында ике студент та бар, алар футбол уйнаган булган. Ә бер үсмерне яшен манго җыйган чагында сугып үтергән. Багландешта яшеннәр еш кабатлана, ди. Әмма быел алар аеруча көчле...
-
Яшәсен “Әтнә таңы”!
Вакыйга Яшәсен "Әтнә таңы"! Бездә Казан арты тарихында чыннан да лаеклы урын алырдай зур вакыйга булды. Районыбыз халкының рухи ризыгы саналырга хаклы газетына да ихластан ихтирамыбызны белдерү җае чыкты. Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы, язучы. Халкыбыз, хөкүмәтебезнең көндәлек рухи азык биреп торучыларны зурлавы безне сөендерә. Бу тантананы оештыручыларга бик зур...
-
Әтнәдә “Штормовое предупреждение” игълан иттеләр
Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе шулай дип хәбәр итә. 17 май көнне төнлә туфракта 1 градускача суык булачак.
-
Әтнәдә "Парклар маршы" җиңүчеләрен бүләкләделәр
"Ашыт" сакланышы "Парклар маршы" конкурсының быелгысына нәтиҗә ясады. Сакланыш инспекторлары Рамил Сабиров, Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова ел буе барган конкурс нигезендә безнең мәктәп укучыларын бүләкләделәр. Алдан ук әйтеп үтү урынлы булыр - бүләкләре бик күп һәм мулдан иде. Чараны оештыручыларның берсе - мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлназ Бадикова: - Бәйгегә...
-
Әтнәдә ачлык булмас
Бу хакта Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белдерде. "Татарстан 10 миллион кешене тукландырып торырга сәләтле. Дөрес, моның өчен илдәге авыл хуҗалыгы дәүләт программасын яңабаштан карап, үзгәртергә кирәк", - дип саный ул.
-
Әтнәдә балаларга юллама бирү урыны үзгәрә
Көн тудымы - яңалык. Халык бу яңалыкны белмичә калмасын, аптырап йөрмәсен дип хәбәр итүебез. Хәзер һәр кешегә исәпләгәндә уртача кереме яшәү минимумыннан аз булучы, социаль реабилитациягә мохтаҗ, социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга лагерь һәм санаторийларга юлламаларны районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге бирә башлыйлар.
-
Әтнәдә җылыта
Татарстан синоптиклары алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем көтелми дип вәгъдә итә. Дөрес, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан вакыты-вакыты белән көчле җил исәчәк. Температура 12-17 градускача җылытачак.