Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Парклар маршы" җиңүчеләрен бүләкләделәр

"Ашыт" сакланышы "Парклар маршы" конкурсының быелгысына нәтиҗә ясады. Сакланыш инспекторлары Рамил Сабиров, Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова ел буе барган конкурс нигезендә безнең мәктәп укучыларын бүләкләделәр. Алдан ук әйтеп үтү урынлы булыр - бүләкләре бик күп һәм мулдан иде. Чараны оештыручыларның берсе - мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлназ Бадикова: - Бәйгегә...

"Ашыт" сакланышы "Парклар маршы" конкурсының быелгысына нәтиҗә ясады.

Сакланыш инспекторлары Рамил Сабиров, Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова ел буе барган конкурс нигезендә безнең мәктәп укучыларын бүләкләделәр. Алдан ук әйтеп үтү урынлы булыр - бүләкләре бик күп һәм мулдан иде.

Чараны оештыручыларның берсе - мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлназ Бадикова:

- Бәйгегә 200ләп эш килде. Аларның 120се рәсемнәр һәм фотолар. Шунысы куанычлы, арада газетага бирерлек матур язма эшләр дә бар, - дип таныштырды.

- Грамоталар, дипломнар, бүләкләр белән район мәктәпләреннән килгән 41 укучыны, хәтта тулы бер сыйныфны билгеләп үттеләр. Шунысы да бар, укучыларны бүләкләүдә безнең "Ленин", "Тукай", "Дусым" һәм "Күңгәр" хуҗалыкларының да өлеше зур булган.

Инспекторлар Татарстанның Урман хуҗалыгы тарафыннан нәшер ителүче "Лесной дозор" журналының яңа саны белән дә таныштырдылар. Бу хакта аерым басым ясап язуның сәбәбе шул - биредә безнең 3 укучының эше дә урын алган.

Соңыннан булган бик матур мизгел истә калган. Балалар барысы бергә оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Инспекторлар да үз чиратында:

- Конкурста актив катнашканыгыз өчен үзегезгә рәхмәт, - дип елмайдылар.

Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев