16 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә йорт төзеп бирәләр
Махсус программа Күп балалы гаиләләргә бушлай йорт төзеп бирү программасы тулы көченә эшли. Бик тиздән Каенсар һәм Казак Үртәме авылларында ике хуҗалык өр-яңа зур мәйданлы йортларга ия булачак. Тулысынча төзелгәч һәм куллануга тапшырылгач бу хакта язырбыз әле. Әлегә фотодан карап нинди йорт төзелеп ятуын күрә аласыз.
-
Әтнәләр дә дога кыла
Бүген Казанда Г. Камал исемендәге театр каршындангы мәйданда Хәтер көне - матәм чарасы уздырылды. Быел Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуына 464 ел тулды. Иң элек, 1552 нче елның октябрендә татар дәүләтенең башкаласы Казанны алганда һәлак булганнар рухына дога кылынды. Хәтер көне уңаеннан матәм чарасына 300 ләп кеше килгән иде. Татарларның...
-
Әтнәләр, менә ул хикмәт кайда...
Күәм урта мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре Римма Борһанова белән "Уңыш" бәйрәме уздырдылар. Ничек үткәрергә белмәүчеләр булса, көзге байлыкның иҗат әсәре икәнен күрәсегенз килсә, карагыз бу фотоларны. Менә ул хыял, менә ул фантазия кайда... Укучысы, укучысы бер булып эшләгәндә генә туа мондый әсәр...чын иҗат әсәре бу! Сөбханалла!
-
Әтнәләр, бүгенге ай зуррак булачак
Ай елга берничә тапкыр Җиргә якынаеп, гадәттәгедән яктырак һәм зуррак булып күренә. Быел ул беренче тапкыр бүген, 16 октябрьдә, якшәмбе төнендә шулай булачак. Русчалатып әйтсәк, "суперлуние" вакытында айның матурлыгына болытсыз көндә хозурланып булачак. Дөрес, синоптиклар 16 октябрьгә болытлы һава торышы фаразлый. Галимнәр, айның мондый халәте уртача 144 көнгә бер тапкыр...
-
Әтнә укучылары йөри...
һәр ел фасылы үзенчә матур. Яңа еллы, Кыш бабайлы кышны көткән вакытта борын төбеннән генә алтын көзебез үтеп бара түгелме соң? -Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары шуны истә тотып көзге матурлыкны күзәтергә 12 октябрь көнне 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән табигатькә чыктылар, -дип хәбәр итте Сылу Зарипова. Бер алар гына...
-
Әтнәдә- яңа зират
Олы Әтнәдәге ике зиратның да тулып килүе һәммәбезне борчый иде. Үзара салым акчасына яңа зират эшләнәчәк, дип тә язган идек. Бездә эшлибез дисәләр, эшлиләр инде, сүз бер була. Менә ниһаять, яңа зират-Кече Әтнәгә менгәндә сул якта кала, Кече Әтнә зиратына кадәр, эшләнеп бетеп килә. "80 проценты эшләнде инде. Коймасы тотылып...
-
Әтнә "Ашыт" ында ике мәйданчык була
Спорт мәктәбе тренерларының спортзалда буяу эшләре белән мәшгуль булуын күргәч, башта аптырадык. Бөтен спортзал идәне газета-кәгазьләр белән тулган: нәрсәләрдер буйыйлар. Эш шунда, моннан соң "Ашыт"та ике волейбол мәйданчыгы була, ярышларны да берьюлы ике күрше мәйданда үткәреп булачак и кән. Бу эшне Зөфәр Гайнуллин, Марат Гыйниятов, Альфред Вапһапов, Руслан Исмәгыйлев һәм...
-
Әтнә юлчыларын котлыйбыз
Бүген - юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәнәри бәйрәмнәре. Әлеге бәйрәм РФ Президентының 1996 елның 14 октябрендә кабул ителгән Указы нигезендә октябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә иде. Икенче 2000 елда кабул ителгән 556 нчы Указы белән Президент бу бәйрәмне октябрь аеның өченче якшәмбесенә күчерде. Без, Әтнә районы халкы исеменнән, Юлчыларыбызны ихлас котлыйбыз....
-
Әтнәдә ашлык бирәләр
"Уңыш" хуҗалыгы пай җирләре өчен ашлык бирде. Пай хуҗасы бер пайга - 50шәр килограмм бодай һәм арыш алды. Фотода Әйшияз авылы амбарында пайчыларның ашлык алган вакытын күрәсез.