16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул итә
Гражданнарга балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча юридик консультация бирү максатыннан 2016 елның 27 декабре көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Аппаратында: Казан, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2 кат адресы белән, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Г.Л.Удачина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф...
-
Оттырудан башладык...
Евротурның Беренче канал Кубогындагы бәйгесен Россия оттырудан башлады. Исәп - 1:3. Беренче периодта безнең Владислав Гавриков исәпне ачты. Икенче периодта шведлардан Линдблум, өченче периодта Бертильссон һәм Турессон җавап шайбалары керттеләр.
-
Әтнәдә "Йолдызлык - 2016" уза (фотолар)
"Йолдызлык - 2016" фестиваленең беренче этабы узды. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бүген гөрләп торды. Әниләр- әтиләр, әбиләр, ияреп килгән бәбиләр - һәркайсы балаларының, оныкларының, туганнарының чыгышын карарга килгән. Бәйгедә катнашу өчен барлыгы 67 заявка кергән. "Йолдызлык" кечкенәләр төркеменең хореографик чыгышлары белән башланып китте. Фестивальнең икенче туры иртәгә...
-
Татарстандагы -32 градус Әтнәдә -35 була инде ул
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, бүген төнлә һава температурасы -32 градускача суынырга мөмкин...
-
Бәрәзә укучылары - призлы урында
Бөтенроссия олимпиадалының район турында инглиз теленнән 8 сыйныф укучысы Алинә Гыйлаҗева, инглиз һәм рус теленнән 6 сыйныф укучысы Рәсим Нигъмәтуллин призлы урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - Г.Ф. Исмәгыйлева һәм А.М.Ибраһимова. Бәрәзә мәктәп сайтында шул хакта хәбәр итәләр.
-
"Йолдызлык -2016" ның икенче турына узучылар исемлеге
Номинация «Хореография» младшая группа, 5-11 лет № Название коллектива Школа Ф.И.О. руководителя Название композиции 1 Непоседы АДШИ Фазлыева «Перед тихим часом» 2 Конфетки АДШИ Фазлыева «Утренняя зарядка» 3 Тан йолдызлары АДШИ Фазлыева «Ошадын кунеллэремэ» 4 Йолдызчык Атнинский детский сад Галиева Ленталар б-н бию 5 Умырзая Кшкловский СДК Шакирова «Хорошее настроение»...
-
Салкында өшемәс өчен нишләргә?
Урамда чын кыш хөкем сөрә. Суларга рәхәт, баскан саен кар шыгырдый. Аномаль суыклар дип куркытсалар да температура әле минус 27-28 градус тирәсе тора. Бәлки кичке якка -30 градус та булыр. Суык! Өшемәс өчен нишләргә? Җылы киенергә билгеле. Әтнә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Равил улы Закиров та шулай...
-
Татарстан хөкүмәтенең банк секторындагы хәл буенча рәсми хәбәре
Хөрмәтле гражданнар! Соңгы вакытта Татарстан халкының республикабыз банкларында саклана торган акчаларын алырга чакырган, банкларның ябылуы һәм башка эчтәлектәге тискәре мәгълүмат турында хәбәрләр алуына бәйле очраклар ешаеп китте. Әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры килми, алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудыруга юнәлдерелгән. Рәсми рәвештә шуны белдерәбез: республиканың банк тармагында вәзгыять даими контрольдә. Татарстан...
-
“Киләчәккә билет”
15 декабрь көнне Казанда республика күләмендә үткәрелгән "Киләчәккә билет" иҗади эшләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсның финал этабында 127 иҗади эш катнашты. Шулар арасыннан дүрт номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү тантанасына исә республикабызның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 17 укучы чакырылды. Җиңүчеләр арасында Олы Әтнә урта мәктәбененең 10 нчы сыйныф укучысы...
-
Айрат Фәррахов гражданнарны онлайн-кабул итә
Региональный исполком единороссов в Татарстане и портал «Вверх» продолжают серию онлайн-приемов граждан депутатами Госдумы РФ 23 декабря в 11:00 онлайн-прием проведет депутат Государственной Думы РФ, Член комитета Госдумы по бюджету и налогам Айрат Фаррахов. Пообщаться с Айратом Закиевичем сможет любой житель Татарстана - для этого надо направить свой вопрос на...
-
Ялгыз хатын яши үз җаена
Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Сугышырга аның ире юк. Кайтып кереп нахак сүзләр әйтеп, Әрнетергә җанын сүзе юк... Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Ашый-эчә,йокысы тыныч. Төннәр буе"доклад"тыңлыйсы юк, Исерек ир чыгармый сугыш... Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Балалар дип,яши шатланып. Йорт тирәсе пөхтә,күңеле тыныч, Юкка исраф итми тапканын... Ялгыз хатын-бик бәхетле хатын, Этеп-төртеп...
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....
-
Әтнә укучылары 16 көн ял итә
Мәктәп укучылары арасында олимпиадаларның район этабы ахырына якынлаша - рус теле, татар теле, татар әдәбиятыннан гына калып бара. Җиңүчеләр республика олимпиадаларында катнашачак. Шул ук вакытта мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланып китә. Укучыларның кышкы каникуллары 24 декабрьдән башланыр дип көтелә. Каникул 8 гыйнварга кадәр дәвам итеп, барлыгы 16 көнне тәшкил...