17 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстан - лидер
Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында хәбәр ителде. Икенче ел рәттән Рейтинг 4 юнәлеш - "Көйләгеч мохит", "Бизнес өчен институт", "Инфраструктура һәм ресурс", "Кече эшмәкәрлеккә ярдәм" кысаларында 45 күрсәткеч буенча төзелә. Милли рейтингның нигезенә бизнес-җәмәгатьчелек фикере...
-
Әтнәләрдән - сыр тәмле омлет
Пакетта пешерелгән омлет тәме буенча сырга тартым була. Шунысы кызык, тәмле, йомшак һәм шул ук вакытта бернинди майсыз пешерелә. Балаларның иртәнге ашы өчен дә ул - идеаль. Моның өчен 3 йомырка, стаканның 2/3 өлеш сөт, тәмекнчә тоз гына кирәк. Әлбәттә, кемдер баллыракны ярата, димәк, азрак шикәр өстәргә була. Пикантлык өстәргә...
-
Әтнәләр, “Аэрофлот” самолетлары Казаннан Франкфуртка оча башлый
Җомга көннән башлап, атнага ике тапкыр Германиянең шушы шәһәренә очу мөмкин була. Бу икътисади багланышлар өчен генә түгел, туризм, мәдәни контактлар өчен дә этәргеч ясаячак. Хәзер Прага, Хельсинки, Барселонадан тыш, Франкфуртка да Казаннан туры очыш ясап, Европа белән туры элемтәгә кереп була.
-
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлаулар көнен билгеләде - “Әтнә таңы”
Россия Дәүләт Думасының яңа чакырылыш депутатларын сайлау 18 сентябрь көнне уза. Бу хакта Кремльнең пресс-хезмәте хәбәр итә. Катнаш система кулланыла: 225 депутатны партия исемлеге, калганнарын бермандатлы округлар буенча сайлыйбыз. 7нче чакырылышта барысы 450 депутат сайлана. Шунысы кызык, бу юлы сайлауларда 70 сәяси партия катнашырга мөмкин.
-
«Минем йортым – гөлбакча» - "Әтнә таңы"
«Әтнә таңы» редакциясе баш бухгалтерының хыял җимешләре бу. Елның-елында Нурия ханым Фәйзрахманова йорт, ишегалдыннан гөлбакча ясый. Ниләр генә хыялландырмый ул. Аның йортындагы быелгы матурлыкны күреп кайткач, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең арада да бәйге игълан итәргә булдык. Әйдәгез, үзегезнең хыял җимешләрегезне фотога төшереп безгә юллагыз әле. Иманыбыз камил, әллә нинди могҗизалар...
-
Әтнәдә сенажны күп салалар
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 17 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, республикада 316,5 мең гектарда күпьеллык үлән чабып алынган. Бу тиешленең 64 проөенты. Аның 150,8 мең гектары сенажга чабылган. Әтнә районы биредә "яшел зона"да урнашкан, ягъни, әйдәп баручылар рәтендә. Инде 82 процентка үтәдек. Сенажга 6,9 мең гектар мәйданнан 22,8 мең тонна күпьеллык...
-
Ир-ат 2 сыйныфта укучыны көчләгән - “Әтнә таңы”
Алабугада 68 яшьлек ир-ат яшь кыз баланы көчләүдә шикләнелә. 3 ел элек үк сигез яшьлек кыз балага һөҗүм итә, башына кирпеч кисәге белән сугып, аңгырайта. Шуннан соң кызны куаклыкка алып барып, көчли. Соңыннан кыз баланы кар өстендә аңсыз хәлдә калдырып китә. Кыз бала үтеп баручылар тапканчы, өч сәгать дәвамында кар...
-
Әтнәдә авыллар урамнарын тигезлиләр
Районның юл оешмасы инженеры Искәндәр Әхмәтҗановтан алган хәбәрләргә караганда, тиздән Олы Әтнә-Арча юлының подстанция каршындагы тукталыш павильоны яңага алыштырыла. Бу юлда ремонт баруы турында күпләр хәбәрдар инде. Асфальтның өстен фреза белән кырдырып алдылар, хәзер су торбаларын алыштыралар, кырый өлешләрен тигезлиләр. Алдагы планнары - Шәкәнәч, Яңа Әтнә һәм Кече Әтнә авыл...
-
Әтнәдә эсселек 32 градуска җитә
Татарстанда әнә шундый эссе һава торышын фаразлый республика Гидрометеоүзәге. Дөрес, алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итәләр. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, күк күкрәр диләр. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, күкрәгәндә секундына 18 метрга җитәчәк.
-
Әтнәнең Җилгелдесе ничек яши
Авыл исән, әмма... Дусым авылына барган юлдан аска таба борылып төшеп киткәч, яшеллек эчендә күмелеп утырган гүзәл табигатьле бер авыл бар. Исеме дә бик матур бер җырны хәтерләтә - Җилгелде. Өлкәннәр сөйләве буенча, бу авылга иң беренче булып Җәнгилде исемле мари агае нигез салган. Җилгелде исеме әнә шул агай исеменнән...