Әтнәнең Җилгелдесе ничек яши
Авыл исән, әмма... Дусым авылына барган юлдан аска таба борылып төшеп киткәч, яшеллек эчендә күмелеп утырган гүзәл табигатьле бер авыл бар. Исеме дә бик матур бер җырны хәтерләтә - Җилгелде. Өлкәннәр сөйләве буенча, бу авылга иң беренче булып Җәнгилде исемле мари агае нигез салган. Җилгелде исеме әнә шул агай исеменнән...
Авыл исән, әмма...
Дусым авылына барган юлдан аска таба борылып төшеп киткәч, яшеллек эчендә күмелеп утырган гүзәл табигатьле бер авыл бар. Исеме дә бик матур бер җырны хәтерләтә - Җилгелде.
Өлкәннәр сөйләве буенча, бу авылга иң беренче булып Җәнгилде исемле мари агае нигез салган. Җилгелде исеме әнә шул агай исеменнән үзгәртелеп ясалган дип фаразлана.
Заманында гөрләп торган авыл булган Җилгелде. Үзенә күрә кансәләре, балалар бакчасы, мәктәбе, клубы һәм хәтта мәчете дә булган. Тик еллар узган саен өлкәннәр китә барган, ә яшьләр шәһәргә юл алган. Матур табигате,яшел тугайлары, саф һавасы, тәмле чишмә сулары кызыктырса да, нигәдер язмышларын туган авыллары белән бәйлисе итмәгәннәр. Билгеле, авылга юл булмавы да соңгы рольне уйнамый калмагандыр. Ни дисәң дә, бу якларга җәен әле кояшлы көннәрдә кереп булса, катырак яңгыр яуса, бөтенләй дә юл булмый, диләр. Кыш көннәрен әйтеп тә тормыйм, кар көртләрен ерып авылга керә алган кешегә Алла ярдәм бирсен. Олы юлны әйтәсе дә юк, чишмәгә суга да барып булмый дип сөйли өлкәннәр.
Бердәнбер урам буйлап моңсуланып утырган поста йортлар тезелеп киткән. Кайсын карама - үзенә күрә бер гаилә тарихы аларда. Араларында бик яхшы итеп, барлык белән төзелгәннәре дә, инде нигезләре череп, бер якка авышканнары да бар. Вакыт аяусыз шул, барлыкка да, юклыкка да карап тормый, һәркемне тигезли. Авыл читендәге йөзъяшәр зират агачларының яфраклары да талгын гына әнә шул хакта серләшә кебек.
Җилгелдедә бүгенге көндә дүрт хатын -кыз гомере кичерә. Авылның соңгы "могиканнары" булган бу апаларның икесенә 84, берсенә 81, ә иң яшенә 78 яшь. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, күңелләре шат, йөзләре ачык аларның. Авылның югары башында яшәгән 78 яшендәге Кәдәрия апа Исламова арт як бакчасында чүп чабып йөргән килеш каршы алды безне. Кәдәрия апа шушы авылда туып үскән, бригадта көч куйган. Ике ул, бер кыз үстергән. Кызы ераграк- Саба районында яшәсә дә, Казандагы уллары янына еш кайтып китеп йөри икән. Гомумән, бу авылда яшәүчеләр балаларының игелеге, изгелеге белән гомер кичерә. Ашарга,эчәргә кайтучылар ташый, бәрәңгесенә хәтле алып кайтып бирәләр. Кәдәрия ападан ерак түгел 84 яшьлек Рәисә апа Ибраһимованың йорты. Бер- берсенә кереп, күрешеп, багыш-күреш итеп яшиләр алар. Әле алай гына да түгел, район яңалыкларыннан да хәбардар икән әбекәйләр. "Әтнә таңы" газетасына язылмый калмыйбыз, диләр. Монысы инде Күәмнән тикле килеп йөргән Рәзинә исемле хат ташучы кызның тырышлыгы. Яңгыр дими, кар дими, бил тиңентен көрт ерып, авылга гәҗитен, пенсия - субсидиясен китереп тора икән бу миһербанлы зат.
Авылның түбән оч дип йөртелгән башында Сәрия апа Әхмәтова белән Әлфинур апа Муллагалиеваларның йортлары да күрше генә булып урнашкан. Сәрия апага да инде 84 яшь, тик шуңа да карамастан, бернигә дә битараф калмыйча, кулыннан килгәнчә авылны чистарту, матурлау өчен тырышып йөргән көне аның. Урамдагы бил тиңентен үскән печәннәрне чабуны да, авыл уртасындагы чишмәне чистартып торуны да авырсынмыйча, чын күңелдән башкара. Алда әйтеп киткән авыл зиратын карап торучы да, төзәтү өчен акча җыюны башлап йөрүче дә ул.Зират димәктән, авыл башында урнашкан мәңгелек йорт каралган, чиста . Тирә-ягын тимер койма белән әйләндереп ала башлаганнар, күп эше дә калмаган. Авылдашлар дәррәү күтәрелгән бу эшкә, булдыралганча һәркем акчалата ярдәм иткән. 60 меңнән артык акча җыеп алынган. Кызганыч, акча биргәннәрнең күбесе үзләре дә шушы йортка кайтып урын алган.
Сәрия апа - Дусым кызы, бу авылга килен булып төшкәненә дә 63 ел вакыт узган. Тормыш иптәше моннан 24 ел элек вафат булган. Бердәнбер кызы - Хәлимәсе Олы Мәңгәр килене. Бар гомерен балаларга багышлаган Хәлимә апа Закирова укучыларның хөрмәтен яулаган укытучыларның берсе. Бүгенге көндә авылның ветераннар советын җитәкли. Сәрия апаны кышкы чода үзләренә алып кайтып тәрбияли. Җәй көннәрендә Хәлимә апа үзе, аның улы Раил гаиләсе Җилгелдедә еш кунак. Сәрия апа үзе дә төшеп калганнардан түгел, без килгәндә бакчада печән әйләндереп йөри иде. Гомере буе колхозда эшләгән тырыш апаны заманында Дусымда бригадир булып эшләгән хезмәттәше Ширияздан абый да бары мактау сүзләре белән генә телгә алды. Юкка гына Җилгелденең старостасы дип йөрмиләр аны. Ул чакларны Сәрия апа үзе дә зур горурлык белән искә ала. " Җилгелде бригадасында 12 хатын - кыз идек. Дусымнар белән ярышып эшләдек, алардан бер эскерт артык салмыйча, басудан кайтмый идек", - дип елмая . Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан да канәгать ул. Моннан 10-11 еллап элек авылны газлы иткән сабакташы Наил абый Сабировка рәхмәт укый. Хыялы да юк түгел - үзе исән чакта авылның бердәнбер чишмәсен матур итеп эшләтеп калдырасы, авылның соңгы , дүртенче кешесе бакыйлыкка күчкәнче зират коймаларын тотылып, вак - төяк эшләре башкарылып беткәнне күрәсе килә аның. Дөресрәге, күреп әлгерәсе.
Әнә шулай яшәп ята авыл. Кайчандыр кулларында ут уйнаткан авыл апайлары бүген авылның бердәнбер урамында , дүртесе дүрт җирдә гомер кичерә. Җылы өйләре, табын тулы ризыклары бар, Аллага шөкер. Кышларын кар сулары җыеп чәй эчкән вакытлары күп булса да зарланмыйлар. Үткәннәр турында серләшә, бер - берсенә йөрешә алалар. Әмма заман җилләреннән читтә калган, онытылып барган авыллары өчен күңел түрендә үпкәләре дә юк түгел. Кайчандыр матур киләчәк өчен ,совет хөкүмәте өчен җанын -тәнен кызганмыйча тырышкан авыл хатыннары бит алар. Кызганыч, хөкүмәт кенә аларны оныткан...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев