17 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә югарырак
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 17августка биргән оператив мәгълүматларына караганда, республикада тиешле мәйданнарның 89 процентында урып-җыелды. Уртача уңыш әлегә һәр гектардан 27,8 центнер тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез: районда быелгы урак җомга көнне үк тәмамланды. Безнең игенчеләр һәр гектардан уртача 30,8 центнер уңыш җыеп алдылар. Күргәнегезчә, бездә уңыш югарырак. Әлегә урып-җыюны төгәлләгән...
-
Әтнәләрне Сергей Шашуров кабул итә
24 август көнне Әтнә пенсия фонды бүлегенә Татарстан Республикасының пенсия фонды бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Шашуров килә. Җитәкче урынбасары 14.00 сәгатьтә гражданнарның кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк. Шулай пенсия фондына бара алмасагыз, сорауларны 22 августка кадәр 2-10-69, 2-10-78 телефонына шалтыратып бирергә дә мөмкин.
-
Әтнәдә нәниләргә бүләк ясадылар
Бөтен республика беренче сентябрьгә әзерләнә. Укучылар өчен бу җәй эчендә инде сагындырып өлгергән сыйныфташлар, укытучылар, туган мәктәп белән очрашу булса, әти - әниләр өчен балаларга кием - салым, мәктәп кирәк -яраклары алу кебек мәшәкатьләр белән йөргән вакыт. Быелгы уку елында беренче сыйныфка барлыгы 37218 нәни татарстанлы керәчәк. Шулар арасында безнең...
-
Әтнәләр Россия спортчылары өчен җан ата
Рио-де-Жанейродагы Олимпиада уеннарында барысы 76 ил вәкиле төрле рангтагы медальләр отты. Россия спортчылары әлегә 4 урында. Безнең спортчылар исәбендә барысы - 38: 12 - алтын, 12 - көмеш һәм 14 бронза медаль бар. Беренче урында АКШ спортчылары. Аларда медальләрнең һәртөрлесе 28әр. Ә барысы - 84. Икенче урында Бөекбритания спортчылары. Алар...
-
Әтнә шахматчылары чемпионатка китте
Казанда 20-29 август көннәрне яшүсмерләр арасында шахмат буенча беренчелек уза. Тренер Раил Шакиров мәгълүматларына караганда, 11-19 яшьлек шахматчылар 5 төркемдә уйныйлар. Турнирны шахматчылар арасында Татарстан Республикасының шәхси беренчелеге дию дөресрәк булыр. Анда безнең районнан 10 кешелек команда катнаша.
-
Әтнә дәүләт драма театрын Зәй районында ипи-тоз белән каршы алдылар
Өтнә дәүләт драма театры коллективын Зәй районы чигендә үк ипи тоз белән карошы алганнар. 13 август көнне Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш районнарына гастрольгә чыгып киткән коллектив өчен бу көтелмәгән вакыйга булган. Әтнә дәүләт драма театры коллективы театр сәнгатен яратучы тамашачыларга Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен тәкъдим итәләр.
-
Әтнәләр, балагыз иркә булмасын
Еш кына әти-әниләр иркәлек чиген аңламыйлар. Безнең Әтнә ягы халкы өчен дә бу бик актуаль проблема. Моны заманадан калышмау, модага иярү дип акларга тырышучылар бар үзе. Ай-һай, алай гынамы икән! Ә бит бала әти-әнисенә карата "бәгырьсез" булып үсә... Ничек уйлыйсыз, нинди баланы иркә дип әйтеп була. Психологлар ярдәмендә шуны ачыклап...
-
Әтнә авылларында "Чиста су"
"Су юк, тикшерегез. Булдырсагыз, сез булдырасыз инде", дип шалтыраттылар. Редакциягә ике атнада өч авылдан мөрәҗәгать иттеләр.
-
Әтнәдә начар сыйфатлы бензин сатучы АЗС билгеле булды
"Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында Роберт Гыйләҗиев кагыйдәләрне бозган АЗСлар исемлеген тәкъдим итте (Казан, 16 август, "Татар-информ"). 2016 елның беренче яртыеллыгында "Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе" ГБУ 789 бензин һәм дизель ягулыгы пробасын алган. Аларның 24ендә ГОСТ кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Идарә башлыгы Роберт Гыйләҗиев...