Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, балагыз иркә булмасын

Еш кына әти-әниләр иркәлек чиген аңламыйлар. Безнең Әтнә ягы халкы өчен дә бу бик актуаль проблема. Моны заманадан калышмау, модага иярү дип акларга тырышучылар бар үзе. Ай-һай, алай гынамы икән! Ә бит бала әти-әнисенә карата "бәгырьсез" булып үсә... Ничек уйлыйсыз, нинди баланы иркә дип әйтеп була. Психологлар ярдәмендә шуны ачыклап...

Еш кына әти-әниләр иркәлек чиген аңламыйлар. Безнең Әтнә ягы халкы өчен дә бу бик актуаль проблема. Моны заманадан калышмау, модага иярү дип акларга тырышучылар бар үзе. Ай-һай, алай гынамы икән! Ә бит бала әти-әнисенә карата "бәгырьсез" булып үсә...

Ничек уйлыйсыз, нинди баланы иркә дип әйтеп була. Психологлар ярдәмендә шуны ачыклап карыйк. Иркәлекнең беренче билгеләре:

  • бала үз хаталарын танымый;

  • уңышсызлыкларын да танырга теләми;

  • беркайчан да җиңелергә теләми, хәтта әти-әнисе белән бәхәстә дә;

  • бик тиз "кызып китә";

  • кимчелекләрен күрергә теләми;

  • "Ала алмыйбыз" дигәнне беркайчан да кабул итми;

  • беркайчан да һәм бернинди дә "чик"ләрне белми.

Балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да бар андыйлар. Әмма андыйлар елдан-ел арталар. Иркәлекнең төп билгесе - кеше үзен һәрчак хаклы саный, һәрвакыт беренче булырга омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев