17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнә юллары боз белән капланырга мөмкин
Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, республиканың аерым районнарында юллар боз белән капланырга мөмкин. Бу аеруча төнлә ачык чагылачак. Әтнәнең төньяк район булуын күзаллаган хәлдә, бу хәл нәкъ менә бездә күренергә мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
-
Әтнәдә беренчеләргә шаһәдәтнамә бирделәр
"Шимбә көнне мәктәптә өмә уздырдык", - дип хәбәр итте Күәм мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гыйззәтова. Биредә территорияне җыештыру белән бергә, агачлар да утыртканнар. "Килүчеләрне мәктәп каршында ук зәңгәр чыршылар каршы алачак", - дип куана. Җомга көнне ветеран-укытучы Гөлзада Нәҗипова белән очрашу узган. Монысында мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары катнашкан....
-
Әтнә шоферлары да таныклыксыз калырга мөмкин
Өч тапкыр юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калачак. Мондый закон проектын дәүләт думасында кабул иткәннәр инде. Кайбер кагыйдәләрне бозучыларны 1 һәм 1,5 елга таныклыкларыннан мәхрүм итә алачаклар. Бу кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: - светофорның кызыл төсенә чыгу - 40 һәм аннан да күбрәккә тизлекне арттыру - каршы як...
-
Әтнәнең бер сыйныфта укыган атказанганнары
сыйныфташлар Редакциягә мөлаем йөзле ханым керде һәм үзенең сыйныфташлары - Татарстан Республикасының атказан хезмәткәрләре исемен алучылар турында сөйләде. Бик кызык тоелды ул сөйләгәннәр. Ул бәян иткәннәр белән газета укучыны да таныштырырга булдым. - Без, 1960нчы елгы бер төркем укучылар Комыргуҗа урта мәктәбенең 8нче сыйныфын 1978 елны тәмамлап, күбебез Казанның, илебезнең...
-
Әтнәдә тизлекне арттыручылар арткан
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев сүзләренә караганда, узган атнада район юлларында тизлекне арттыручылар саны 32 гә җиткән. Шул ук вакытта 6 вак юл һәлакәте теркәлгән. Юлда машина утын яндырмаган өчен - 1, вакытында штрафын түләмәгән өчен - 2, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - 7, тонировка белән йөргән...
-
Әтнәдә кызлар сугышкан
Район авылларының берсендә мәдәният йортында барган дискотека барышында ике хатын - кыз арасында низаг килеп чыга. Кызлар бер - берсенең чәченә ябышып, мөнәсәбәт ачыклыйлар. Нәтиҗәдә - берсенең курткасы ертыла, тән җәрәхәтләре дә алалар. Әлеге эш буенча тикшерү эше бара. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, өйдән яисә тиешле вакыттан тыш кибетләрдә,...
-
Әтнәләр чисталыкны ярата
Атна ахырында коллектив белән бергә чыгып, территорияне пычрактан, көзге сары яфрак, чыбык-чабыктан арындырдык. Сары юрган рәвешен алган яфракларны җыеп алгач, аста яткан яшел чирәм өскә калыкты - тирә-юнь матураеп калды. Шимбә көнне кайбер оешмалар да көзге өмәгә чыктылар. Кышкы чорга чистарынып аяк басу, бәхәссез, отышлы вариант. Олы Әтнә авыл җирлеге...
-
Әтнәләр, бәрәңгедән яхшы уңыш алыр өчен көзен нишләргә?
Озак еллар бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән фермер яхшы уңыш алу өчен төп алты кагыйдәне истә тотарга куша. Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов "Якты юл" газетасы укучысының бәрәңгедән ничек яхшы уңыш алырга дигән соравына җавап биргән. «Минем соравым «икенче икмәк» белән бәйле. Билгеле булганча, бу елны җәй кызу килде. Кызган җир...
-
Әтнә эшмәкәрләре соравына прокурор җавабы
Район прокуратурасына соңгы арада ниндидер эшчәнлек, мәсәлән, консультация бирү, төрле техника ремонты, башка төр хезмәтләр күрсәтүне (телдән дә, язмача формада да) башкару буенча бик күп мөрәҗәгатьләр керә.Ни өчен аларның күп өлеше аноним формада булуын берничек тә аңлата алмыйм. Гариза язучы соравы буенча җавапны "Әтнә таңы" район газетасына юллыйм. Гражданинның эшмәкәрлек...
-
Әтнә артистлары гаиләсендә “ялгыш...” бала туды
Композитор, Әтнә драма театры артисты, "Мулла" спектаклендә яшь мулланы уйнап Татарстанга танылучы, халык хөрмәтен яулаган Риваль Хисмәтуллин белән театрыбызның әйдәп баручы, төп рольләрдә уйнаган артисткасы Сиренә Хисмәтуллинаның 15 октябрь көнне уллары туды. Аллага шөкер, сау-сәламәт бала туды. Әти кеше үзен ничек хис итә, Риваль белән тиз генә сөйләшеп алдык. -...
-
"Әтнә таңы" арзан вакытта язылып калыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр газетабызга 525 сум 72 тиенгә язылып була. Ташламалы ункөнлек биргән мөмкинлектән файдаланып калырсыз дип ышанабыз. 75 сумга арзаная бу вакытта "Әтнә таңы", ә болай 600 сумны кесәдән чыгарасы бар. Әлеге хәбәрне укысагыз, күршеләрегезгә, дусларыгызга да әйтегез. Почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша да язылырга...
-
Әтнәдә "Уңыш" бәйрәме үтте ( Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан фотолар)
Олы Мәңгәр балалар бакчасында көзге " Уңыш" бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә әти - әниләр белән бергә хәзер лаеклы ялда булган бакча хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Сабыйлар биеп - җырлар рәхәтләнеп күңел ачты. Шунда ук әти - әниләрнең табигый материаллардан эшләнгән кул эшләнмәләре дә куелды. Бәйрәм барыбызга да бик ошады. Мату...