Мондый закон проектын дәүләт думасында кабул иткәннәр инде.
Кайбер кагыйдәләрне бозучыларны 1 һәм 1,5 елга таныклыкларыннан мәхрүм итә алачаклар. Бу кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә:
- светофорның кызыл төсенә чыгу
- 40 һәм аннан да күбрәккә тизлекне арттыру
- каршы як полосага чыгу
- җәяүлеләргә юл бирмәү.
Менә шушы кагыйдәләрне өч тапкыр бозсаң, машинасыз да, таныклыксыз да калырга мөмкинсең.
Әмма әлегә бу закон проекты гамәлгә кермәгән. " Әлмәт таңнары"
Нет комментариев