17 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Олы Әтнә урта мәктәбендә "Көзге бал" (фотоларда)
Олы Әтнә урта мәктәбендә "Көзге бал" узды.
-
“Моннан соң Әтнә театры спектакльләрен генә караячакбыз...”– (фотолар)
Үзем күрдем "Моннан соң Әтнә театры спектакльләрен генә караячакбыз..." Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары тагын халыкны сөендерергә җыеналар. 18-19 ноябрь көннәрендә алар Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тамашачы хөкеменә тапшырачаклар. Бүген исә "Гүзәлем Әсәл" спектаклен артистларыбыз безнең өчен, театрның сәнгать Советы, аның ветераннары һәм...
-
Әтнәләр дә бәйрәм итте
Бүген - Халыкара студентлар көне. Бу дата әтнәләр өчен аеруча якын. Чөнки кечкенә генә районда студентлар укыта торган зур белем йорты урнашкан: Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗадыгы техникумында 408 егет һәм кыз белем ала.
-
Әтнәдә тагын авария
ЮХИДИдән алган мәгълүматларга караганда, Күәмнән Күлле Киме ягына баручы юлда "Лада-Калина" автомобиле "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә язган.
-
Әтнәдә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәкләр
Район ветеринар станция лабораториясе киләчәктә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәк.
-
Әтнәнең Күңгәре дә яңа клублы була
Күңгәр дә яңа клублы була Татарстан Республикасының максатчан программасы нигезендә районыбызның Күңгәр авылындагы элекке мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрелде. "Өр-яңа мәдәният йорты салып куйган кебек булды... карап туйгысыз", - авыл халкының әнә шулай сөйләшкәләгәнен ишеткәләгән идем. Тик бу дәрәҗәдәдер дип башыма да килмәде. Тышы искитәрлек, күпмедер дәрәҗәдә техникум бинасын...
-
Әтнәләр, исегезгә төшерәбез...
Прокурор кабул итә Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының үзәк китапханәсендә 18 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Нурия Сабирҗанова халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Сорауларыгыз булса, алдан язмача Олы Әтнә авылы, Бәдри Җиһаншин урамындагы 8...
-
Салым түләүчеләр өчен "Ачык ишекләр" көне уза
Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе халыкка салым түләүләре буенча мәгълүмат җиткерү максатыннан 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә "Ачык ишекләр" көне үткәрә. Физик затларның милек салымы, шулай ук җир һәм транспорт салымнары хакында, шулай ук куелган таләпләр, ташламалар, түләү вакытлары, салым түләүчеләрнең хокуклар һәм бурычлары турында мәгълүматлар биреләчәк. 18...
-
Бүген - спортчылар көне
Бүген - Әтнә спорт сөючеләре көне дияргә була. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, районның 2004-2005 елгы яшүсмерләрдән торган волейболчылар җыелма командасы Татарстан беренчелегендә көчен сыный. Безнең команда тренерлары Илдар Әхмәтов һәм Альфред Ваһапов җитәкчелегендә Алексеевскида узган зона ярышында катнаша. Егетләр бүген китеп, 20 ноябрьгә кадәр туп...