Әтнәдә тагын авария
ЮХИДИдән алган мәгълүматларга караганда, Күәмнән Күлле Киме ягына баручы юлда "Лада-Калина" автомобиле "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә язган.
Нәтиҗәдә, җиңел машина шоферы идарәне югалта һәм дамба кырыена төшеп китә. Алай куркыныч булмаса да, үзем күрдем - "Лада"ны Көек ягына "МТЗ" тракторы белән тарттырып алып кайтып киттеләр. Моны ЮХИДИ хезмәткәрләре: "Автомобиль җиңелчә механик зыян күрде", - дип аңлаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев