18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә юллар чистартыла
Кыш үзенекен итә, җайлап кына суыгы да, бураны да булып тора. Якшәмбе көнне генә соңгысы булды, дөньяны кар белән тутырды. Тик юлсыз калмадык. "Олы Әтнә авылын да коммуналь хуҗалык тракторлары йөреп, урамнарны кардан чистартып тора, Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч авылларын - Әтнә "Агрохимсервис", ә Яңа Җөлби авылына "Татавтодор" ның...
-
Әтнәләр, чыгымнарны экономияләргә өйрәнегез
2016 елда россиялеләрнең өчтән бере матди хәле начараюны тоерга мөмкин. Бу хакта РБК хәбәр итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча 48 % россияле үзенең ярлылануын сизгән. Халыкның өчтән бере матди хәленең тагын да начараюын көтә. Дөрес, яхшыруны көтүчеләр дә бар: 7 % халык шуңа өметләнә. Ә матди хәле тагын да начараючыларның...
-
Әтнәле әнисенә багышлап
Әниемнең гомер юлы Егерменче йөзнең башы, Әнкәй туа ачлык елда. Бер тамчы да төшми җиргә, Яңгырлары тансык була. Тук та тормый ,ач та булмый, Атлар белән җир сөрелә. Тубал белән орлык чәчеп, Җир ананы сөендерә. Урак тотып иген ура, Көлтә бәйләп бәбкә куя. Әвен кадәр машинага, Көлтә кертеп биреп тора....
-
Әтнәдән Мансура әбекәйгә 95 тулды
Кышлау авылында яшәүче Мансура Каюм кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Әбекәй улы Җәүдәт, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер кичерә. Тумышы белән Мансура әби Иске Өҗем авылыннан . Кышлауның атаклы көрәшчеләр нәселенә килен булып төшкән көненә дә байтак вакыт үткән инде. 7 сыйныф белемле Мансураны...
-
Әтнәләр, чит ил паспорты алыгыз!
Яңалык Чит ил паспортыңа күз сал! 2008 елның 1 гыйнварыннан Россиядә чит илләргә йөрү өчен яңа буын паспортлары бирелә башлады. Аларны гадәти паспортлардан микрочиплы бите булу аерып тора. Кешене өч яклап карточкага төшерү аның үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен истә калдыра. 2015 елның 15 декабреннән "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия...
-
Әтнә әлегә азат!
Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга Мари Эль, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән бозаулар, тайлар алып кайтып сата башладылар. Моның уңай, тискәре яклары турында районның мал табибы-эпизотологы Салих Шаһиевтән сораштык. - Читтән алып кайткан терлекне сатып алырга тырышмагыз диюләрен еш ишетәбез. Нәрсәсе белән хәтәр соң бу? - Шул терлекләр белән районга Себер язвасы,...
-
Әтнә яшьләре дә катнаша ала
15 гыйнвардан «Безнең Татарстан» VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул ителә башлады. Теләсә кайсы яшь кеше һәм аның командасы үз проектын тәкъдим итә һәм аны яклый, шулай ук фикердәшләр таба ала. Форум нәтиҗәләре буенча, сайлап алынган проектлар Татарстан Хөкүмәтеннән ярдәм алачак. Гаризаларны 29 февраль кадәр бирергә була.
-
Әтнәдә атна башында җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бу көн явым-төшемгә бай булачак - кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18...